Личный кабинет

Гамил Афзал иҗатында юмор һәм сатира.Фәнни-эзләнү эше.


Көлкенең (комическое) төрләре - юмор ҺӘМ сатирада автор субъективлыгы аеруча әһәмиятле күренеш. Көлке әсәрләрендә автор образы бирелеше ҺӘМ автор позициясе белдерелү үзенчәлеге лирикадан шактый аерылып тора. Сатира ҺӘМ юмор - фикерләүнең бер төре.Тормышта очрый торган ямьсез вакыйга-хәлләрдән, күренешләрдән җиңелчә көлеп, тәнкыйтьләп алу юморга хас. Автор үз фикерен көлкеле вакыйга нигезендә елмаю аша җиткерә. Юмор белән сатира арасында аерма шактый зур. Сатирага чынбарлыктагы зарарлы вакыйга-хәлләрне, күренешләрне кискен тәнкыйть утына алу, фаш итү хас. Юмористик ҺӘМ сатирик әсәрләрнең төзелеше каршылыктан гыйбарәт. Аларда, лирикадан аермалы буларак, сурәтләү объекты булып хис-кичерешләр түгел, ә вакыйга-хәлләр, күренешләр тора. Шагыйрь монда автор - хикәяләүче буларак гәүдәләнеш ала, аның фикерен, теге яки бу вакыйга-күренешләргә мөнәсәбәтен бәяләмәләре ачык күрсәтеп тора. Ниндидер күренешне яки кешене сурәтләү объекты итеп алу ҺӘМ мәсьәләнең ни рәвешле хәл ителүе дә авторның позициясен билгели. Юмор-сатира әсәрләрендә субъект - сөйләм ҺӘМ аң иясе, чынбарлыкны танып белүче - бәя бирү осталыгы белән үзенчәлекле. Юмор-сатира дөньясын тәшкил иткән характер үзенчәлекне, уй-фикерләре, гамәлләре белән аерылып торган геройлар төрле иҗтимагый ҺӘМ ПСИХОЛОГИК типлар буларак билгеле бер карашны алга сөрәләр, шәхес буларак калыпланган мөхит хасиятләрен үзләрендә йөртәләр. Каһарманнар теге яки бу күренеш-вакыйгаларга үз мөнәсәбәтен белдерәләр ҺӘМ аларның карашы авторныкы белән капма-каршы яссылыкта ята. Автор ҺӘМ герой каршылыгы көлкеле әсәрләрне икетавышлы итә, әмма икетавышлылык шартлы булуы белән үзенчәлекле: герой карашы белән автор позициясе икесе ике чиктә торырга мөмкин, шул рәвешле сурәтләү төрле яссылыктан алып баруга ирешелә.

 

document
Юмор_һәм_сатира.doc

Добавлено: 19.06.2013
Рейтинг: -
Комментарии:
0
Просмотров 1487
Сказали спасибо 0
Сказать спасибо
footer logo © Образ–Центр, 2019. 12+