Личный кабинет

Иҗади фикер йөртүне үстерү


Укучыларның танып-белү эшчәнлеген дөрес оештырганда гына белем алуга, фәннәрне теләп өйрәнүгә кызыксыну уятырга мөмкин. Аеруча иҗади сәләтне үстерүгә юнәлдерелгән биремнәр укучыларның белем алуга кызыксынуын арттыра, аерым сәләтне үстерергә ярдәм итә, аларның эшкә омтылышын һәм үз-үзенә ышанычын арттыра.

Укучыларның иҗади сәләтен үстерү

 

Укучыларның танып-белү эшчәнлеген дөрес оештырганда гына белем алуга, фәннәрне теләп өйрәнүгә кызыксыну уятырга мөмкин. Аеруча иҗади сәләтне үстерүгә юнәлдерелгән биремнәр укучыларның белем алуга кызыксынуын арттыра, аерым сәләтне үстерергә ярдәм итә, аларның эшкә омтылышын һәм үз-үзенә ышанычын арттыра. Бөек педагог В.А.Сухомлинский  ”Йөрәгемне балаларга бирәм” китабында болай дип яза: “Илһам биреп торучы уңышлары булса гына, балада белем алуга кызыксыну уяна..” (“Интерес к учению появляется только тогда, когда есть вдохновение, рождающееся от успеха...”)

Сөйләм үстерү дәресләрендә балага үз-үзен ачарга, үзенең мөмкинлекләрен гамәлгә ашырырга ярдәм итү максатыннан иҗади биремле күнегүләр үткәрү файдалы. Бу эшне әлифбаны өйрәнү чорында ук башлап, дәресләрдә “Рифмалар” уены үткәрергә була.

На-на-на  - мин качам, ә син сана.

Су-су-су  -  уңган кыз Алсу.

Ли-ли-ли  - әни он или.

Шы-шы-шы  - үсә урманда чыршы.

Әлифба дәресләрендә  дәреслектә сурәтләнгән рәсемнәрне һәм тирә-ягыбыздагы вак кына күренешләрне дә күзәтергә өйрәтеп, баланы үз күңелендәгесен әйтергә күнектерү бик мөһим. Бала әкренләп сүз сәнгатенең тылсымлы көчен тоя башлый, иҗат итү теләге үсә.

Шулай ук иҗекләр, кушылмалар укыганда да рифмага салу күнегүләре оештырып була.

  1. “Иҗекне сүзгә әйләндер” уены.

                   

  ЧА

 

  СА                                                      НА

 

 

  МА

 

( Чана, сана, мана.)

 

 

 

 

 

 

                                                                         ГА

 

 

 

 

 

 

 

( Дага, дуга, чыга, кага, чага, кага, суга.)

 

  1. “Сүзгә рифма уйла” уены.

Болын ( колын, борын).

Кара ( тора,бора, бара).

 

  1. “Ахырын тап!” уены.

Бу күнегү шигъри юлларның ахырын уйлап табуга.

             Шуабыз иң биек таудан,

Юк, шумыйбыз – очабыз.

Очкан чакта ак карларны,

Ал җилләрне ... (кочабыз).

                                          Р.Миңнуллин.

Кече яшьтәге мәктәп баласы табышмакларны бик ярата. Дәресләрдә табышмаклар әйтешү баланың уйлау, фикерләү сәләтен үстерүдә искиткеч зур ярдәм итә. Сөйләм үстерү дәресләрендә табышмаклар иҗат итүгә керешергә була. Иң элек бер предметны сайлыйбыз. Аның төп сыйфатларын санап чыгабыз. Мәсәлән, туп.

- Туп алма, карбыз, тәгәрмәч һәм шар кебек түгәрәк.

-  Аның белән төрле уеннар: футбол, волейбол, “Үрдәк атыш” уйнап була.

- Ул тәгәри, көнгерә кебек сикерә.

Балаларның шундый фикер йөртүләрен тыңлагач, бергәләп тупка хас иң мөһим сыйфатларны санап чыгабыз: түгәрәк, сикерә, уеннар уйнап була.

Балалар иҗат иткән кайсыбер табышмакларны тәкъдим итәм.

Карбыз түгел, түгәрәк,

Балаларга бик кирәк.

Ул йөгерми, сикерә

Әйтерсең лә, көнгерә.

 

        Алма кебек түгәрәк,

Әмма ашап булмый.

“Үрдәк атыш” уенын

Ансыз уйнап булмый.

Дәрес ахырында һәр бала үзе чыгарган табышмакны укый. Аннары алар анализлана, уңышлы чыкканнары атап үтелә, табышмак икәне исбатлана. Предметның исеме әйтелми, ә чагыштырыла (алма кебек түгәрәк), тасвирлана, каршы куела (карбыз түгел, түгәрәк), димәк, бу табышмак.

Каенны тасвирлаган табышмаклар.

Һәрвакыт матур

Төз һәм горур.

Чуклы яшел күлмәге

Килешеп торыр.

 

Тәне ак, буе зифа,

Төз генә басып тора.

Яшел күлмәген киеп

Юл буйларында кала.

Яшәү рәвешен, үз-үзен тотышын күзәтүләрдән чыгып язылган шигъри табышмаклар.

Йомшак – тун кебек,

Ак – мамык кебек.

Ялтырый аның күзе

Аннан курка күсе. (Песи.)

 

Үзе йөнтәс, аю түгел,

Соры, әмма бүре түгел.

Капкадан ук кертми ул,

Йортыбызны саклый ул. (Эт.)

Шушындый башлангычтан соң, балалар үзлектән төрле предметлар турында бик теләп табышмаклар яза башлыйлар. “Укучылар иҗаты” папкасы класстан класска күчә барган саен тулылана гына бара.

Рифмага туры китереп язуга күнектерүне дәвам итеп, түбәндәге күнегүне башкарырга була.

“Ахырын язып бетер!” уены.

Шигырь юлларын укытучы башлап бирә, ә балалар аны дәвам итәргә тиеш булалар. ”Кыш” темасына иҗади эшне түбәндәгечә башларга була.

-Тып-тын кышкы көн...

- Кыш та җитте...

- Матур итеп кар ява...

- Тышта ап-ак кар ява...

Шушындый юнәлештә эшләгән дәрестә иҗат ителгән шигырьгә күз салыйк.

Тышта ап-ак кар ява.

Җирне ап-кар япкан.

Бөтен бала-чаганы

Ул үзенә караткан.

        Кайсы да булса бер шагыйрьнең шигырен файдаланып, укучыларга аның беренче ике юлы тәкъдим ителә һәм шуны дәвам итәргә кушыла. Мәсәлән,

Кыш бабай килгән,

        Ап-ак тун кигән.

                          Б.Рәхмәт. Кыш һәм кеше.

      Балалар иҗат иткән вариантлар:

       Кыш бабай килгән,

       Ап-ак тун кигән.

       Чанага салып ,

       Бүләк китергән.

 

Кыш бабай килгән,

Ап-ак тун кигән.

Дөньяны тылсымлап

Ак бәскә төргән.

 

Ш.Галиевнең  “Пәрәмәч” шигыренә ияреп язылган шигырь.

Бүген минем туган көн

Бәйрәм була торган көн....

Укучы варианты:

Тәмле әйберләр пешереп

Кунак көтә торган көн.

Туган як табигатенең төрле гүзәл почмакларына экскурсияләр оештырып табигатьне еш күзәтү, тәэсирләр белән уртаклашу, сурәтләү чараларына бай булган әсәрләрдән өзекләр уку иҗади осталыкны үстерүдә бик файдалы. Һәр баланың да шигырьне поэзия таләпләренә туры китерп язуы мөмкин эш түгел. Шулай да укучыны тирә-яктагы матурлыкны, гүзәллекне күңел күзе белән күрергә өйрәтүдә , бала күңелендә гүзәл сыйфатлар тәрбияләүдә бу алымның әһәмияте зур. Балаларның поэтик сәләтләрен ачуда файдалану өчен эш төрләре күптөрле.Тәрбия бирү ягыннан алар игътибарга лаеклы.

Дәресләрдә иҗат ителгән шигырьләрнең уңышлы дип тапканнарын балалар өчен нәшер ителүче газета-журналларга  җибәрергә мөмкин. Газета-журнал битләрендә үз иҗатын күрү бала өчен  зур шатлык,  аның үз-үзенә ышанычы ныгый, иҗат итү теләге үсә. 

Добавлено: 19.04.2019
Рейтинг: 8.5666666666667
Комментарии:
0
Сказали спасибо 0
Сказать спасибо
footer logo © Образ–Центр, 2020. 12+