Личный кабинет

Балалар бакчасының җәйге мәйданчыгын җиһазлау


Ташландык материаллардан файдаланып балалар бакчасының җәйге мәйданчыгын җиһазлау.

Шат авазлар самимилек белән  

                                                                     Балачак иле үзенә дәшәр

                                                                     Монда шаккатырырлык зур ачышлар

                                                                     Күп көч куйган тәүге эшләр

                                                                     Үз куллары белән гүзәллекне      

                                                                     Тудырырга тели нәни йөрәк

                                                                     Шул вакытта әйдәп тору өчен 

                                                                     Һәммәсенә тәрбияче кирәк!

Рус язучысы Ф.М.Достоевскийның “Дөньяны матурлык коткарыр!”  дигән сүзләр барыбызга да мәгълүм.

Шик юк, бу чыннан да шулай булыр. Аның өчен безгә матурлыкны күрә, аңлый белүчеләрне тәрбияләргә кирәк. Ә үзебез матурлыкны күрә беләбезме соң? Без матурлыкны, сүрәтләнгән сүрәтләрдәге чагылган кичерешләрне аңлый беләбезме? Нәкъ менә шушы тойгы- кичерешләрнең кешедә тәрбияләнмәве бала күңелен рухи ярлылыкка, кырыслыкка илтә.  Кешеләрдәге рухи ярлылык, әдәпсезлек, ямьсез сөйләм, матурлыкны күрә белмәү , табигатькә карата битарафлык, өлкәннәрне хөрмәт итмәү кебек ямьсез күренешләр белән тормышта без әледән-әле очрашып торабыз.

         Бүгенге көндә төп бурычларыбызның берсе – балаларны кече яшьтән үк һәрьяктан камил булган зыялы шәхес итеп тәрбияләү.   Балаларны мәктәпкәчә яшьтән үк тормыштан һәм сәнгатьтән матурлыкны кабул итәргә өйрәтү, һәр нәрсәгә эстетик башлангыч кертүне тәрбияләү, үз көче белән  матурлык тудырырга өйрәтү, иҗади сәләтләрен үстерү тәрбиячеләрнең  төп бурычы булып тора.

Күпчелек вакытларын балалар-балалар бакчасында үткәрәләр. Балалар бакчасын көндә нинди дә булса яңалык өстәлеп торучы, аңлаешлы, уңайлы итеп планлаштырылган уен зоналарын булдырырга кирәк.. Бу уен зоналары ФДТда күрсәтелгән 10 белем бирү өлкәсенә: сәламәтлек, физик үсеш, социальләштерү, хезмәт, куркынычсызлык, танып белү, аралашу, матур әдәбият уку, иҗат, музыкага таянып оештырсак үзебезгә дә уңайлы була.

Бу елгы җәйге мәйданчыкларын мин шул максатны күздә тотып җиһазладым. Хәзер мин сезне үзебезнең мәйданчыкка кунакка чакырам.

Танып белү. Олы кеше өчен гадәти булган күренешләр бала өчен аны әйләндереп алган дөнья турында яңа мәгълумат чыганагы, зур ачыш кыры булып тора. Әйләнә-тирә дөнья һәм кешелек өчен куркыныч булган ситуацияләрне, табигатьтә үз-үзеңне тотуның элементар кагыйдәләрен күзалларга өйрәтәм: Су буендагы  яр кыяларында һәм агачларда бик күп кош оялары аларга тияргә ярамый, чөнки...., елга буйларына авыл кешеләре төрле чүп-чарлар ташлыйлар бу кеше эшчәнлегенең калдыклары язгы ташу , көчле яңгырлардан соң агып инешкә төшәләр.. Балаларым, суны ничек чистартабыз? соравына җавап эзлиләр.. төрле ысулларны кулланып карыйбыз. Балыкларны таныйсыңмы?”  “Су буенда нинди хайваннар яши?” Туган як табигатенең матурлыгын, аның форма, төс, исләр байлыгын күрә һәм тоя белү күнекмәләрен үстерәм.

   Балаларның сәламәтлеген саклау, аларның физик һәм психик үсешен тәэмин итү бурычы куелган “Физик үсеш” юнәлешен тормышка ашыру интегральләштерү принцибы буенча уеннар оештырам  “Синоптиклар” уенында балалар һава торышының билгеләрен пантомимик хәрәктләр белән күрсәтәләр. Татар халык уеннары белән таныштырам. “Карга”, “Буяу сатыш”, “Кәбестә”, “Күктә, күктә ниләр бар?”, “Төз ат”, “Тигезлекне саклап бар”,”Түмгәктән түмгәккә”  Таныш уеннарны мөстәкыйль оештыруны, ярыш элементлары кергән уеннарда катнашуларын хуплыйм. Уен кагыйдәләрен үти белү күнекмәләрен үстерәм.

“Аралашу” белем бирү өлкәсе. нәниләрдә туган телгә мәхәббәт, матур әдәбият әсәрләре белән кызыксынуны тәрбияләүне максат итеп куя: һавадыгы кояшны болытларны күзәтәбез  өйрәнгән шигырь,  әкиятләрне кабатлыйбыз, Зөһрә кызын искә төшерәбез.

 Бакчада чәчәк орлыклары җыйганда кара-каршы сөйләшәбез: ”Нигә орлыклар кирәк?”, “Розаларның нигә орлыгы юк?”,  авазларны дөрес әйтү, бәйләнешле сөйләм культурасын булдырам. Сорауларга җавапларны тапкач “Җиргә бер бөртек төшкән….” үз тәҗрибәсеннән чыгып  хикәя төзеп сөйләү кебек эш формаларын күздә тотам. Рус теленә карата, шул телдә сөйләшү, җырлау, аудиоязмалар тыңлау, экологик темага ясалган мультфильмнар, телетапшырулар карыйбыз.

«Иминлек» белем бирү өлкәсе үз тормышыңның куркынычсызлыгы нигезләрен,  була торган куркыныч чыганаклары:  кайнар су, ут,  кисә һәм чәнчи торган очлы предметлар, электр приборлары: “Ут- ул яхшы һәм начар”, “Төркемнәргә аер”, “Тәмсез сәдәфләр” уеннары аша беренчел күзаллауларын булдырам.  Якындагы урманнарга чыгабыз анда барганда, кайтканда юл йөрү кагыйдәләрен ныгытам: “Белмәмешне юл аркылы алып чыгабыз”.  Урман эченә үк керергә ярамый: “Ашарга яраклы, яраклы түгел” дидактик уены аша ашый торган гөмбәләр, җиләк җимешләрне аерабыз.. Балалар бакчасында тормыш иминлеге куркынычсызлыгы төшенчәсенә балаларның тормышын Һәм сәламәтлеген саклауга өстәмә буларак экологик катострофа һәм терроризм төшенчәләре дә өстәлде: “Ишектә кем бар”, “Миңа туңдырма кирәкми” кебек темаларга әңгәмәләр алып барам, шулай итеп саклык һм алдан күрүчәнлекләрен үстерәм.

  «Социальләштерү» белем бирү өлкәсе эчтәлеге балаларның социаль характердагы беренчел күзаллауларын үзләштерү һәм балаларны социаль мөнәсәбәтләр системасына кертү максатларын тормышка ашыруга юнәлтелә. Мин шул максатны истә тотып  төрле эшчәнлек төрләрендә балаларга туган телдә үзара һәм өлкәннәр белән бай, эчтәлекле аралашу өчен шартлар тудырдым: “Кибет”, “Хастаханә”, “Чәйханә”, “Гаилә” кебек рольле-сюжетлы уеннарын заман таләпләренә туры китереп җиһазладым. Гаиләң һәм аның тарихы турындагы күзаллауларны тирәнәйтү өчен гаиләләрнең шәҗәрләрен төзедек “Минем гаилә-минем шәҗәрә” шәҗәрәләр, гаилә альбомнары, гаилә ядькәрләре, әбиләр, әти-әниләрнең кул эшләренә төркемдә бәйгеләр үткәрдек.Балаларның артистлык сәләтләрен үстерү, аларны сәхнә сәнгатенә тарту: концертлар кую, татар, рус җырларын җырлау, әкиятләр сәхнәләштереп, “Нәни тикшерүчеләр “ түгәрәгендә үткәрелгән тәҗрибәләр: “Кызыклы тере су”, “Хәрәкәтчән борчаклар” ,”Сихерле сабын”, “Витаминнар үстердек”, “Музыкаль инструментлар” турында презентациялар ясап  яшьтәшләренә, әти-әниләренә күрсәтәбез.

Кытай халык мәкале болай ди: “Сөйлә - мин онытырмын, күрсәт - мин истә калдырырмын, үземә эшләтсәң - мин аңлармын ди.”

“Хезмәт” белем бирү өлкәсендә балаларда хезмәткә уңай мөнәсәбәт формалаштыру максатыннан проектның һәр темасы бала үзе тотып эшләп карарлык итеп уйлыйм мәсәлән: балалар үз куллары белән суган, борчак утырттылар. Көнаралаш су сиптеләр, чүпләрдән арындырдылар. Проект барышында без күзәтү дәфтәренә яшелчәләрнең торышына анализ яза бардык. Бу анализ балаларда зур кызыксыну уятты. Алар һәрбер чыккан яшел үсенте өчен чын күңелдән шатландылар.Әти-әниләренә дә бу үсентеләрне зур шатлык белән күрсәттеләр. Уртак, тырыш хезмәтнең нәтиҗәсен күрү алар өчен куаныч булды.Апрель аенда “Без витамин үстердек” дигән  бәйрәм иртәсе – уздырылды һәм әти-әниләр икенче группа тәрбиячеләре һәм балалары өчен  презентациясе күрсәтелде. Без бу проект өстендә эшләп балаларда хезмәткә хөрмәт, күмәк эшләү, бер-берсе белән дус-тату эшләүне тәрбияләдек дип уйлыйм.

“Иҗат”белем бирү өлкәсе эчтәлеге балаларда әйләнә-тирәдәге матурлыкка кызыксыну уятуны һәм үз-үзләрен күрсәтгә таяна. Сәләтсез бала булмый, һәр бала күпмедер дәрәҗәдә табигый сәләткә, талантка ия, ә аны үстерү, ныгыту бик кечкенәдән башланырга тиеш. Һәркемнең дә кече яшьтәге балаларны күзәткәне бардыр: кемдер балчык белән нәрсәдер әвәләргә ярата, кемнеңдер рәсемгә ихласы зур яки кемдер көннәр буе нәрсәдер көйләп йөрергә булдыра. Табигый материаллардан, кәгазь, тукымалардан, балчык, пластик шешәләрдән... һ.б төрле кул эшләре эшләп бәйгеләр үткәрдек.

Бу эшләрне яздан ук планлаштырып, кирәкле җиһазларны барлап әти- әниләрне дә җәлеп итеп оештырганда балаларга җәйге чорда тәрбия һәм белем бирү сәләматләндерү эшчәнлекләрен алып барганда уңышка ирешеп була. Җәйге чорда балалар белән төрле проектлар белән эш оештырганда ФДТ да  күрсәтелгән өлкәләрдәге бурыч һәм максатларны тормышка ашыру буенча бик уңайлы. Чыгыш презентациямдә  күрсәтелгән материалларны киләчәктә эшегездә кулланырсыз дип уйлыйм. Эшегездә уңышлар телим.

 

 

Добавлено: 26.12.2014
Рейтинг: -
Комментарии:
0
Просмотров 518
Сказали спасибо 0
Сказать спасибо
footer logo © Образ–Центр, 2020. 12+