Личный кабинет

Әминә әбидә кунакта


Максат: Татар милли киемнәрендәге бизәкләре, ашамлыклары турында, балаларның күзаллауларын тирәнәйтү.

“Актаныш гомуми үсеш бирүче 2 нче балалар бакчасы”

 бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

югары категорияле тәрбиячесе Лотфуллина Л.Г.

 

Зурлар төркемендә иҗади сәнгать белем бирү эшчәнлеге

 

Тема: Әминә әбидә  кунакта.

 

Максат: Татар милли киемнәрендәге бизәкләре, ашамлыклары турында, балаларның күзаллауларын тирәнәйтү.

Тәрбия бурычы: Башлаган эшне ахырына кадәр җиткерергә теләк  тәрбияләү. Балаларда татар милли бизәккә кызыксыну тәрбияләү. Үз эшләренә карап сөенү хисе тәрбияләү.

Үстерү бурычы: Логик фикерләү сәләтен үстерү.  Балаларны сорауларга төгәл һәм тулы җавап бирергә,  4-5 сүздән торган җөмләләр төзүләрен, монологик сөйләмнәрен камилләштерү.Үсемлек мативларыннан бизәк төзергә өйрәтү.

Белем бирү бурычы: Табышмакның образлы  мәгънәсен аңларга булышу. Ләлә, кыңгырау, канәфер чәчәкләрен, яфраклар кисү ысулларын ныгыту.

Төп белем бирү өлкәсе: Иҗади сәнгать.

Интеграль белем бирү өлкәләре: Аралашу, социальләштерү, матур әдәбият уку, хезмәт, куркынычсызлык,  музыка белем бирү өлкәләре.

Методик алымнар һәм чаралар: Уен, сорауларга җавап бирү, нәфис сүз, табышмак әйтү, күргәзмә материаллар куллану, мактау, практик эш, техник чаралар куллану,

Җиһазлау: Төрле кием  рәсемнәре, уенчык “Эт”, курчак “Әби”, магнитофон.сандык, алъяпкыч, түбәтәй, проектор, татар бизәкләрен слайдларда күрсәтү.

Сүзлек өстендә эш: Канәфер чәчәк,

Алдан үткәрелгән эш: “Бакчада ниләр үсә?”, “Өстәл артында утыру кагыйдәләре” дигән темаларга әңгәмә. Рәсемнәр карау, шигырьләр уку, табышмаклар әйтү. “Түбәтәй” уенын өйрәнү,  уеннар уйнау.

Эшчәнлек төзелеше:

1.    Эмоциональ халәт тудыру, кереш оештыру моменты.

2.    Табышмак әйтү.

3.    Акбай белән уен.

4.    Уен “Түбәтәй”.

5.    Читекләр бизәү.

6.    Сюрприз.

7.    Йомгаклау, эшләрдән күргәзмә оештыру.

 

Эшчәнлек барышы:

 

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез әле, исәнләшик. Исәнмесез, балалар.

Ялкауланмыйк әле дуслар, моңаймыйк, кулга кулны тотышып, бер-беребезгә елмайыйк.

Балалар,тыңлагыз әле,  мин шигырь укыйм, ә сез, мин тыналыш ясаганда төшеп калган сүзләрне урынына куярга ярдәм итәрсез һәм шигырьның исемен уйлап табарга булышырсыз. (шигырь укыган вакытта балаларга чәчәк рәсемнәре күрсәтелә)

 

Сары төсе бал кебек

Ак чуклары кар кебек.

Әллә ничә авыруга

Файдасы бар, эчеп бел. (Ромашка)

 

Язгы кояш нурын чәчкәч,

Бар чәчәктән уздырып,

Җир өстенә калыктым

Кар мендәрен туздырып. (Умырзая)

 

 Ак энҗеләр төсле мин

Исле гөлдән исле мин.

Аңкып торам урманда,

Дарулы да, агулы да,

Сак булла күр җыйганда. (Ландыш)

 

Ак, ал, кызыл төсләрдә

Кабарып торган чуклы,

Ныклы яшел сабакта

Хуш исле матур чәчәк (Канәфер)

 

Тәрбияче: Бу шигырьгә нинди исем бирер идегез? (“Чәчәкләр”, “Җәйге аланда”)

Балалар, ә чәчәкләр кайларда үсә?

Хәзер мин сезне шушы чәчәчкләр үсә торган авылга кунакка алып барам. Авылда  нәрсәләр генә юк, баргач үзегез күрерсез. Ул авылда әбиебез  яши. (Тәрбияче татар бизәкле өй макеты, өстәл театры курчакларын куя)

 Әбинең өен һәм бакчасын эт “Акбай” саклый. Ул  акыллы, тыйнак, бик уйнарга ярата. Ә сезнең Акбай  белән уйныйсыгыз киләме?

Акбай: Мин әбинең өен саклыйм, алай гына түгел әле саный да беләм. Менә сорап карагыз әле миннән.

Балалар: Акбай, синең ничә койрыгың бар? (Акбай  җавапларны бутап әйтә, балалар төзәтәләр).

Ничә күзең (колагын, тәпиең, борының)?

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез, Әминә әби белән танышыйк. Хәерле көн, Әминә әби.

Әби: Исәнмесез, балалар. Бик вакытлы килдегез. Миңа шәһәрдән кунаклар килергә тиеш иде. Серле сандыгым бар иде шуны ача алмыйм менә аптырап утырам. Ярдәм итегезче.

Тәрбияче:- Сандык турында матур сүзләр әйтсәк бәлки ачылыр.

(Матур, серле, бизәкле, тылсымлы, агачтан эшләнгән сандык)

(Тәрбияче сандыкны ача һәм андагы әйберләрне берәм- берәм алып күрсәтә)

Калфак. (Бу  кыңгырау, канәфер, ләлә, дәлия чәчәкләре һәм яфраклар белән бизәлгән)

Түбәтәй ( Нинди бизәкләр белән бизәлгәнен ачыклау)

Рәсем буенча тасвирлап сөйләү. Балаларга төрле бизәктәге, төрле билгеләре буенча бер-берсеннән аерылып торучы калфак, түбәтәй рәсемнәре өләшенә. Бала рәсем буенча сөйләп бирә. (Миндә яшел төстәге түбәтәй, ул алсу төстәге ләлә чәчәк һәм яшел яфраклар белән бизәлгән. Бизәкләр аның түбәсендә һәм кырыйларына урнашкан.)

 -Уен “Түбәтәй”

Әби: Нәрсә бар икән монда тагын карыйм әле. Монда ап-ак читекләр Балалар бу читекләрнең бизәкләре юк аны кисеп ябыштырырга кирәк

Татар бизәкләре төшерелгән  слайдлар карау. Слайдлар караган вакытта һәм балаларның эш барышында тыныч кына  тавышка “Бииләр итек – читекләр”      (М. Минһаҗев көе.,  Ш. Галиев сүзләре) җыры куела.

Балалар кисеп ябыштырган вакытта тактага ләлә, канәфер, кыңгырау чәчәк, яфрак үрнәкләре куела. Такта янына чыгып бер бала чәчәк кисү алымнарын искә төшереп күрсәтә.)

Эшләнгән эштән күргәзмә оештырыла, анализ ясала.

 

-Иң матур ләлә, кыңгырау, канәфер чәчәкләре, яфраклар кайсы читекләрдә икән?

-Бик төгәл, пөхтә киселгән чәчәк кайда икән?

-Бик тигез ябыштырылган бизәкләр кайсы читекләрдә икән?

 

Әминә әби: Менә балалар булдырдыгыз, мин мондый могҗиза ясап була икәнен белми идем әле.  Минем дә сезгә бүләгем бар.  Подностагы сөлгеләрне ачыгыз , кемгә нинди татар ризыгы эләкте икән?

Тәрбияче: Минем подноста тәбикмәк ә синдә Камилә?

Камилә: Минекендә өчпочмак, ә синдә Сөләйман? (шулай дәвам итә)

Тәрбияче: Рәхмәт әби, без балалар белән синән бик күп яңалык алдык.

Йомгаклау: Без бүген Әминә әбидә кунакта үзебезгә нинди яңалык алдык? Балаларның фикерләрен тыңлау, аларның эшчәнлек барышында алган тәэсирләре белән уртаклашу.

 

 

Добавлено: 26.12.2014
Рейтинг: -
Комментарии:
0
Просмотров 661
Сказали спасибо 0
Сказать спасибо
footer logo © Образ–Центр, 2020. 12+