Личный кабинет

"Светофор патшалыгында кунакта" II кечкенэлэр торкеме очен шогыль


Тема: «Светофор патшалыгында кунакта» Максат : 1. Юл йору кагыйдэлэре турында булган белемнэрне ныгыту; 2. Юл йору кагыйдэлэре ярдэмендэ балаларнын сойлэм телен устеру; 3. Балаларда бер-берсенэ ћэм башкаларга карата хормэт хисе тэрбиялэу. Жиһазлау: юл билгелэре, светофор макеты, йортлар макеты, инспектор киеме. Сузлек эше: юл йору, кагыйдэ, светофор, шлагбаум Шогыль барышы: Тэрбияче: Балалар, мин сезне сэяхэткэ чакырам, лэкин башта табышмакка жавап табарга кирэк: Жэен, козен, язын, кышын, Иртэ-кичен, кондезен Ача-йомадыр оч кузен, Телсез эйтэдер сузен, Бик тиз анлыйлар узен. (Светофор) Т: Дорес. Э хэзер мин сезне «Светофор» патшалыгына кунакка чакырам. (Машина тавышы, балалар автобуска утыра. Тэрбияче светофор булып киенэ.Балаларны инспектор каршы ала.) Инспектор: Исэнмесез, балалар! «Светофор» патшалыгына рэхим итегез! Светофор: Исэнмесез! Мин светофор! Алмаш-тилмэш оч куз яна Яшел, сары һэм кызыл Урамда исэн йорергэ Булышам мин конозын. Я, дусларым, э сез минем турыда нилэр белэсез? 1 бала: Янса кызыл ут Тукта шунда ук Алга барырга Димэк, һич юл юк. 2 бала: Сары ут янса Игътибарлы бул Урамда эле Ачык тугел юл. 3 бала: Яшел ут янды Сина юл ачык Ашыкмый гына Урам аша чык. 4 бала: Алма дисэн, алма тугел Агачта сыман узе Кызыл, сары, яшел тосле Бер-бер артлы кыса кузен Туп белэн уйнап куян юлга килеп чыга. Машиналар тавышы. Сыбызгы сызгыртып инспектор чыга. Инспектор: Чу, тукта син куянкай, Юлга йогереп чыкма! Карап тора светофор! Ул ойрэтэ транспортларны: Игътибарлы булыгыз! Ул кыскалый кузлэрен - Кызыл, сары, яшелен. Юлдан чыгарга сезгэ Кирэк бары яшел тос! Куян: Ай-яй белмэдем, юл йору кагыйдэлэрен ойрэнмэдем! Нишлэргэ сон мина? Кемнэр сон сез? Инспектор: Мин — инспектор. Юлда бик кирэкле кеше. Жэяулелэр һэм машиналар хэрэкэтен кузэтэм, ялгыш булса – кисэтэм. Светофор: Мин- светофор. Мин юлда дорес йорергэ булышам. (Куян елый башлый). Инспектор: Елама, куян, тынычлан! Куян: Ничек инде еламаска, мин бит юлда йори белмим! Монда ниндидер рэсемнэр дэ бар! Болары ни очен кирэк сон? Инспектор: Я, балалар, сойлэп курсэтик эле, нэрсэ анлата икэн бу юл билгелэре. 1 бала : Бу билге кисэтэ Кайгы була курмэсен – Юлда жэяуле йормэсен! 2 бала: Ул кисэтэ шоферларны Акрын, игътибар! Якында гына балалар, Мэктэп, бакча бар! 3 бала: Менэ дуслар бу билге Жэяулене яклый Курчак белэн бу юлны Безгэ чыгарга ярый. Куян: Э менэ монсы нинди батарея? Инспектор: Э монсы шлагбаум дип атала. ( Индивидуаль эш) Менэ куян, анладынмы инде? Юл йоргэндэ һэрвакыт юл билгелэренэ карап йорергэ, юл йору кагыйдэлэрен утэргэ кирэк. Куян: Анладым, анладым. Юл йору кагыйдэлэрен утэрмен, юл билгелэренэ карап йорермен. Рэхмэт сезгэ, саубулыгыз! (балалар саубуллаша) Ял моменты: Инспектор: Эйдэгез хэзер уйнап алыйк. «Кызыл, яшел» уены. (Кой янгырый, балалар биеп йори. Кызыл тугэрэкне кутэргэч, балалар туктап кала, яшелне кутэргэч дэвам итэлэр). Инспектор: Булдырдыгыз. Хэзер эйдэгез светофор белэн саубуллашыйк та, бакчага кайтыйк. (Машинага утыралар) Светофор: Хормэтле этилэр һэм энилэр! Хэтерегездэ тотыгыз! Бала сездэн урнэк алырга омтыла. Шуна курэ урамда йоргэндэ, юл аша чыкканда юл кагыйдэлэрен һэрвакыт утэгез. Балалрга юл билгелэрен курсэтегез, аларнын нэрсэ анлатуы, ни очен куелганлыгы турында сойлэгез. Кибеткэ яисэ бутэн жиргэ бала белэн барсагыз, аннан оегезгэ кайту юлын ойрэтегез. Юл кагыйдэлэрен беркайчан да бозмагыз, чонки бала сездэн урнэк ала! Йомгаклау: Тэрбияче: Менэ сез бакчага кайтып життегез. Сез нинди патшалыкта кунакта булдыгыз? Анда нилэр курдегез? Сезгэ нэрсэ кубрэк ошады? Молодцы, булдырдыгыз. Бик яхшы катнаштыгыз, игътибарлы булдыгыз!

 

document
светофор_дэрес.shs

    25.09.2014 | 00:10
    Раиля Гараева Пользователь

    Кадерле коллега Лилия ханым мина бик ошады сезнен шогелегез! уз балаларыма да кулландым! Рэхмэт бик зур!


     

Добавлено: 20.01.2012
Рейтинг: -
Комментарии:
1
Просмотров 4034
Сказали спасибо 0
Сказать спасибо
footer logo © Образ–Центр, 2020. 12+