Личный кабинет

Проект урока. "Чын дус нинди була?"


Аннотация Дәрес ,,Әдәп башы - матур гадәт” темасын өйрәнү бүлегендә дүртенчесе. Алдагы дәрестә кыш, кышкы уеннар темасына сөйләшү була. Зәкәрия Әхмәровның ,,Шулай да булгалый” дигән хикәясе белән танышабыз. Әлеге дәреснең темасы - “Чын дус нинди була?” Р.Ишморатованың “Яңа чана” әсәре. Дәрескә түбәндәге максатлар куела: 1.Укучыларны Р.Ишморатованың ,,Яңа чана” хикәясе белән таныштыру, текст белән эшләргә өйрәтүне дәвам итү. 2. Аңлап, дөрес, сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү; укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү, аларның сөйләмен баету. 3. Дуслыкның әһәмиятлелегенә төшендерү, әдәплелек сыйфатлары, дуслык хисләре тәрбияләү. Максатларга ирешү этаплары бер-берсенә бәйләнеп барыла. Дәреснең тибы: Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру. Дәрес барышында төрле методлар кулланыла: хәбәр итү методы, аңлату методы, гамәли күрсәтмә бирү методы, аңлату-дәртләндерү методы, эзләнү-иҗат итү методы, күрсәтмәлелек методы. Дәрес башында психологик уңай халәт тудыру - укучыларга дәрестә үзләрен иркенрәк, кыюрак тотуларына ярдәм итә. Сәнгатьле уку күнекмәсен үстерүгә вакытны җәлләмәскә. ,,Шулай да булгалый” әсәрен сәнгатьле укырга өйрәнү бирелә, өй эше тикшерелә. Дәресләрдә бик еш халык авыз иҗатына мөрәҗәгать итәбез. Бу дәрестә дә, теманы ачыклау өчен, мәкальләр белән эш оештырыла, чөнки мәкальләрнең тәрбияви көче бик зур. Мәкальләр белән эшне төркемләп эшлибез. Төркемләп эшләргә балалар бик яраталар. Без әкренләп әсәр өстендә эшләргә өйрәнәбез. Бу дәрестә дә геройларны табабыз, төп геройга характеристика бирәбез, әсәрнең темасын, төп фикерен укытучы ярдәмендә билгелибез. Хикәяне өлешләргә бүлеп исемнәргә өйрәнәбез. Дәрестә буталган план өлешләре буенча вакыйгалар эзлеклелеген табабыз. Дәреснең башыннан ахырына кадәр дуслык темасы үрелеп бара. Чын дусның нинди булырга тиешлеге ачыклана.Укытучы ярдәмендә бу сорауга җавап модельләштерелә һәм слайдта күрсәтелә. Хәзерге вакытта бик мөһим булган әдәплелек тәрбияләүгә басым ясала. Уен ярдәмендә кешенең уңай сыйфатларын аерырга өйрәнү дәвам ителә. ,,Кар атышлы” уенында үзләренең фикерләрен әйтәләр. Өй эшен сайлап алу мөмкинлеге бирелә: әсәрнең эчтәлеген сөйләргә яки “Минем дустым” дигән темага инша язарга . Сораулар максатчан алынырга тиеш, алар укучыларның бәйләнешле сөйләм телләрен үстерә, укуга кызыксыну уята. Сорауларга җавап биргәндә укучының сүзлек байлыгы арта, үз-үзләрен тоту камилләшә. Дәрес барышында аның эчтәлегенә яраклаштырып төзелгән презентация кулланыла. Ул укучыларның белем һәм күнекмәләрен ныгытуда әһәмиятле роль уйный.

 

document
проект_урока.doc

Добавлено: 02.05.2012
Рейтинг: -
Комментарии:
0
Просмотров 1969
Сказали спасибо 0
Сказать спасибо
footer logo © Образ–Центр, 2020. 12+