Личный кабинет

Гаяз Исхакыйның “Кәҗүл читек” әсәрендә милли йола, гореф-гадәт һәм традицияләрнең бирелеше


Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, халкыбыз тарихы Г.Исхакыйның «Кәҗүл читек» хикәясендә киң чагыла. Язучы татар халкын халык иткән гореф-гадәт, традицияләрне сүрәтли. Ул алдан күреп, традицияләрнең дәвам иттерелергә тиешлеген әйтә. Әсәрнең әһәмияте борынгы йолаларны саклауда, югалтмауда. Әдип безнең күңелебезгә шуларны сеңдереп калдырырга тели. Милли гореф – гадәтләр, йолалар, тел милләтнең сыйфатлары буларак уелып кала һәм алар сакланганда гына милләт яши дигән фикерне бирә. Минем эшемнең максаты: Гаяз Исхакыйның “Кәҗүл читек” әсәрендәге татар халкының милли йола, гореф-гадәт һәм традицияләрен бүгенге көн белән чагыштыру, читекләрнең бүгенге көндә тоткан урынын билгеләү. Бирелгән максатымнан чыгып түбәндәге бурычларны куйдым: милли татар читекләре турында мәгълүматлар җыю, яшьтәшләремдә милли аяк киеме-читекләргә карата ихтирам һәм хөрмәт хисләре уяту. Г.Исхакыйның “Кәҗүл читек” хикәясендә милләтебезнең дини бәйрәме – гает бәйрәме күрсәтелә. Гает бәйрәмендә гореф- гадәтләребез беренче урында тора. Йола һәм гореф-гадәтләребез милләтне горурлыкка, рух һәм тән чисталыгына, сакчыл һәм булдыклы, дингә хөрмәт белән карарга өнди. Халык Әхмәдулла кебек гореф-гадәтләрне намуслы үтәүне, гает бәйрәмендә катнашуны, аның традицияләрен җиренә җиткереп башкаруны үзенең изге бурычы итеп санасын иде. Бәйрәмнәрдә милли киемнәр киенү үзе зур куаныч бит Г. Исхакыйның әсәрендә күтәрелгән мәсьәлә укучы күңеленә үтеп керә: уйландыра, сабак бирә, тормыш юлын дөрес сайларга ярдәм итә. Туган телебезне, тарихыбызны, рухи байлыкларыбызны, гореф-гадәтләребезне өйрәнеп, буыннар арасында ныклы бәйләнеш булдырып, бөек милләт булып яшәвебезне дәвам итик.

 


Добавлено: 23.04.2014
Рейтинг: -
Комментарии:
0
Просмотров 698
Сказали спасибо 0
Сказать спасибо
footer logo © Образ–Центр, 2020. 12+