Личный кабинет

Билгеле үткән заман хикәя фигыль.


Казан шәһәре 49 нчы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Насибуллина Раушания Галишан кызы 3 нче сыйныф (рус төркеме) Дәреснең темасы: Билгеле үткән заман хикәя фигыль. Дәреснең тибы: Яңа беләмнәр бирү. Максат: үткән заман фигыль турында белешмә бирү; фигыль формаларын сөйләмдә дөрес итеп куллану күнекмәләрен камилләштерү; гигиена, әхлак кагыйдәләрен үтәү. Эш төрләре: уку, язу, тәрҗемә эше,тест, сорау-җавап. Җиһазлау: дәреслек (Хәйдарова Р.З.), дәфтәрләр, презентация. Дәрес барышы: Оештыру. Укучыларның хәлләрен сорашу. - Исәнмесез, укучылар! - Бүген көн нинди? (салкын, кояшлы, яңгыр ява... ) - Елның кайсы вакыты ? (Какое время года?) (көз) - Ә безнең сыйныф бүлмәсендә җылы, күңелле. Шулаймы укучылар? -Ә бүген атнаның нинди көне? -Дөрес бүген сишәмбе. Яңа белемнәр бирү. Әйдәгез әле, тактадагы мәкальгә күз салыйк.(Аз сөйлә,күп эшлә.) (слайд№1) (Бер бала мәк. мәгънәсен аңлата) -Бу мәкальдә фиг. бармы?(сөйлә,эшлә). -Укучылар, фиг. нәрсә ул? -Әйе, дөрес фиг. эшне белдерә.(действие). -Хәзер фиг. үзгәртәбез. Сөйлә-сөйләде,эшлә-эшләде.(слайд№2) -Нинди кушымчалар ялгадык? Нинди сорау куярбыз?(слайд№3) -Димәк, бу фиг. үтәлгән эшне белдерә. Бүгенге дәресебезнең темасы-билгеле үткән заман хикәя фигыль.(слайд№4). Кушымчасы -ды-де;-ты-те. Соравы нишләде?(слайд№4) Белемнәрне ныгыту. 1. Тактадагы фиг.билгеле үткән заманга куеп укырга. Шул фиг. тикшерергә (слайд№5,6) 2.Дәфтәрдә эшләү(тактадан билгеле үтк. з. хик. фиг. күчереп язу.Тикшерү. 2-3 укучыдан сорау).(слайд№7) 3.Физкультминут (слайд№8) 4. Рәсемнәр белән эшләү (слайд№9) 5. Ситуатив күнегү (татарчага тәрҗемә) (слайд№10) Белемнәрне тикшерү. 1. Тест (сораулары) (слайд№11). Тест җаваплары (слайд№12) 2. Тактада бирелгән текстны үз исемеңнән уку. (слайд№13) Өй эше. Тактада бирелгән фиг. белән 4 җөмлә язарга.(Слайд№14) Йомгаклау. Билгеләр кую. Дәрес бетте. Сау булыгыз!(Слайд №15)

 

Добавлено: 10.12.2014
Рейтинг: -
Комментарии:
0
Просмотров 654
Сказали спасибо 0
Сказать спасибо
footer logo © Образ–Центр, 2020. 12+