Личный кабинет

Белем бирүдә көтелгән нәтиҗәләрне бәяләү


Казан (Идел буе) федераль университеты федераль автономияле югары һөнәри белем бирү мәгариф учреждениесе Идел буе төбәкара мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм һөнәри яңадан әзерләү үзәге Проект эше: “Белем бирүдә планлаштырылган нәтиҗәләргә ирешүне бәяләүнең даимилеге” (Татар теле,2нче сыйныф,татар төркеме) Татартеле һәм әдәбияты укытучысының квалификация күтәрү курсларының тыңлаучысы Ганиева Илгизә Рәшит кызы, Казан шәһәре Совет районындагы 125нче гимназиянең I- категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Проектның фәнни җитәкчесе өлкән укытучы филология фәннәре кандидаты Трофимова Сиринә Миңнеәхмәт кызы Казан,2014ел 1.Эчтәлек 1.Эчтәлек............................................... Кереш........................................................ 3. Проект турында........................................ 3.1. Белем бирүдән көтелгән (планлаштырылган) нәтиҗәләр. 3.2. Белем бирүдән көтелгән (планлаштырылган) нәтиҗәләрнең төрләре. 3.3. Белем бирүдә көтелгән нәтиҗәләрне бәяләүгә Стандартта куелган таләпләр 3.4. Белем бирүдә көтелгән нәтиҗәләрне бәяләүгә куелган максатлар 3.5.Проектның тикшерү объекты................................... 3.6.Проектның фәнни яктан әһәмияте..................... 3.7.Проектның практик әһәмияте һәм яңалыгы...... 2. Кереш 2009 нчы елның 6 нчы октябрендә Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы (№ 373) белән башлангыч гомуми белем бирү стандартлары расланды. Бу стандартлар соңгы 5 ел дәвамында төзелде һәм 10 ел дәвамында гамәлдә булачак. 2011-2012 нче уку елыннан Россия Федерациясендә барлык I сыйныф укучылары яңа стандартлар нигезендә укытуга күчте. Әлеге стандарт белем бирү процессының эчтәлеген яңарту, аның нәтиҗәләрен югары сыйфатлы итү максатын күздә тотып төзелде. Традицион дәресләрдән яңа стандарт таләп иткән дәресләр нәрсәсе белән аерыла соң? Икенче буын федераль дәүләт стандартының белем оешмасы алдына куйган иң мөһим бурычларының берсе мондый: белем оешмасын тәмамлаганда, укучы “үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу яңа стандартта “эшлекле белем бирү” (деятельный характер образования) дип атала. Һәм ул стандартның нигезе булып тора. Димәк, традицион дәресләрдән аермалы буларак, укытучы, әзер материалны бирүче түгел, ә белем алуны оештыручы булырга, укучыны үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрергә тиеш. Укытучының төп максаты: укыту-тәрбия бирү процессында укучының белемгә сәләтен ачу, универсаль уку гамәлләре формалаштыру, рухи яктан камил, иҗади мөмкинлекләрен тормышка ашырырга сәләтле, гомумкешелек кыйммәтләренә уңай карашлы шәхес тәрбияләү.Ягъни укучылар дәрес темасын үзләре ачарга, уку проблемасын үзләре табарга һәм чишәргә тиеш булалар. Гади генә итеп әйткәндә укытучы балалар фикер эшчәнлеге белән идарә итүче оештыручы вазифасын гына башкара. ( дәрестә укытучының тавышы 10% кына яңгырарга тиеш.) Ә шулайда укыту эшчәнлеген укытучы нинди принципларны күздә тотып төзи? Билгеле яңа буын федераль дәүләт стандартларының таләпләре, максаты бар. Башлангыч мәктәптә гомуми белем бирүдә яңа федераль дәүләт стандартларының төп максаты һәм бурычы булып балаларда белем алырга кызыксыну һәм теләк уяту, мөстәкыйль уйларга, алган белемнәрен гамәли куллана белергә өйрәтү. Системалы эшчәнлекне якын китерүче үзәк - ул нәтиҗә. Белем алуның планлаштырылган нәтиҗәләренә түбәндәге төгәл билгеләнгән төп таләпләр куелды: - шәхси нәтиҗәләр (баланың шәхси сыйфатлары, белем алуга әзерлеге һәм белем дәрәҗәсен , танып белүен үстерүгә сәләтле булуы); - предметара нәтиҗәләр (баланың белем алуга сәләтен һәм алган белемнәрен практикада куллана белү осталыгын булдыручы универсаль уку гамәлләре ); - предмет нәтиҗәләре (уку предметын өйрәнү барышында яңа белемнәр алуда, аларны куллануда укучылар тарафыннан үзләштергән тәҗрибә) Укытучы алдында укучы шәхесен үстерүдә нәтиҗәләргә ирешү өчен тәп педагогик мәсьәлә булып балаларда универсаль уку гамәлләрен (УУГ) формалаштыру тора. Универсаль уку гамәлләрен өйрәнү укучыларга яңа белемнәрне уңышлы үзләштерергә, танып белүнең төрле өлкәсендә ориентлашырга, белем алуга теләк тудыруга мөмкинлек б Белем алуның универсаль гамәлләре дүрт төрле: Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: тыңлый, ишетә, үз фикереңне диологта һәм монолог рәвешендә башкаларга җиткерү, башкаларны кимсетмичә үз фикереңне яклый белү. Танып- белү универсаль уку гамәлләре: ысул аерып ала белү, төрле белем чыганакларыннан файдалану, эчтәлекне модельләштерү. Регулятив универсаль уку гамәлләре: уку мәсьәләсен кую, чишү юлларын билгеләү, аны чишү, үз эшенә контроль ясый һәм бәя бирә белү. Әхлакый: гомумкешелек кыйммәтләренә уңай мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлтелгән гамәлләр. Шәхси нәтиҗәләр: 1) Туган республикага, туган илгә, халкына, ил тарихына карата гражданлык нигезләре, үз милләтен ярату, татар булуы белән горурлану хисләре формалаштыру; 2) табигать, халык, культура, дин төрлелеген берләштергән дөньяга социаль караш формалаштыру; универсаль уку гамәлләре: 1) дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү; 2) үз фикерләрен телдән, яки язмача 3) башка халыкларның культурасына, тарихына хөрмәтле караш, башкалар фикеренә карата түземлелек формалаштыру; 4) укучының тоткан урынын, укучы ролен кабул итү, укуга карата кызыксыну уяту, укуның шәхсән мәгънәсен аңлауны формалаштыру; 5) әхлакый нормаларны кузаллауга нигезләнеп, укучының үз эшләгән эшләре өчен шәхси җаваплылыгын, мөстәкыйльлеген үстерү; 6) эстетик ихтыяҗ һәм хис формалаштыру; 7) башкалар хисен аңлау, кайгырта белү, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, әхлакый хисләрен үстерү; 8) балаларның дуслары, олылар белән хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру, конфликтлы ситуацияләрне булдырмау һәм алардан чыгу юлларын таба белүләрен үстерү; 9) куркынычсыз һәм сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру, төрле тормыш ситуацияләренә һәм әдәби әсәрләрдәге геройларның гамәлләренә кешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү; Предметара нәтиҗәләр укучылар тарафыннан үзләштерелгән регулятив, танып белү, коммуникатив универсаль уку гамәлләрен чагылдыралар. Регулятив универсаль уку гамәлләре: 1) эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү; 2) укытучы ярдәме белән уку проблемасын табу һәм формалаштыру; 3) укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү; 4) укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү; 5) эш барышында гади генә эш кораллары белән эш итә белү (линейка, карандаш, бетергеч...) һәм өстәмә чаралар (информацион һәм коммуникацион технологияләр, белешмә әдәбият һ.б.) куллана белү; 6) эш сыйфатына бәя бирә белү; 7) уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый һәм ул ситуациядән чыгу юлларын таба белү. Танып белү универсаль уку гамәлләре: 1) дәреслек белән эш итә белү; 2) хәрефләрне танып, текстны (хикәя, шигырь, әкиятне) сәнгатьле итеп уку; 3) этнокультура өлкәсенә караган сүзләр булган текстны, сүзлекләр кулланып, аңлап уку; 4) текста очраган таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү; 5) текстны сәнгатьле итеп укыгач, сорауларга җавап бирү; 6) укытучының сорауларына җавап бирә, тиешле мәгълүматны таба белү; 7) предметларны чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү; 8) укылган яки тыңланган зур булмаган текстның эчтәлеген кыскартып яки, тулыландырып сөйли белү; 9) уку мәсьәләсен чишүдә нинди информация кирәген мөстәкыйль ачыклау; 10) уку мәсьәләсен чишүгә кирәкле булган сүзлекләрне, белешмә материалларны, энциклопедияләрне, электрон дискларны, Интернетны мөстәкыйль таба белү; 11) уку барышында анализ (таркату) һәм синтез (берләштерү) гамәлләрен башкара белү; 12) фикерләүнең логик чылбырын төзи белү; 13) алынган мәгълүматны таблицалар, схемалар, конспект ярдәмендә күрсәтә белү; 14) текст эчтәлеге буенча гади план төзи белү. Коммуникатив җиткерә белү; 3) укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү; 4) сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү; 5) башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү; 6) текстны укыганнан соң «автор белән диалог» алып бару (әсәрдә автор әйтергә теләгәнне таба белү). Предмет нәтиҗәләрен чагылдыра: 1) уку предметының эчтәлеге, максаты; 2) дәреслектәге шәхси, регулятив, танып белүгә, коммуникатив, предмет нәтиҗәләренә юнәлтелгән продуктив биремнәр. 3. Проект турында Татар теленнән төп белем бирү программасын тормышка ашыруда планлаштырылган нәтиҗәләргә ирешүне бәяләүнең даимилеге Белем бирүнең Федераль стандартлары таләпләрен үтәгәндә төп коралларның берсе булып тора һәм ул белем бирүнең сыйфатын тәэмин итүгә юнәлдерелгән, ә бу үз чиратында өйрәнүче һәм өйрәтүче эшчәнлегенең кызыксынуын җәлеп итә. Бердәм критерийлар нигезендә бәяләү,рефлексия күнекмәләре оешу, үзанализ, үз-үзеңне тикшерү, өйрәнүчеләрнең бер-берсен бәяләүләре, өйрәтүчегә һәм өйрәнүчегә уку эшчәнлегендә төрле идарә итү чараларын үзләштерергә генә булышып калмый, ә укучының үзаңының үсешенә булыша, үз фикерен ачык итеп әйтүе һәм фикеренең дөреслеген яклавы, раславы, мөстәкыйль эшчәнлегенең үсешенә китерә һәм нәтиҗәлелек өчен җаваплылыгын үстерә. Федераль Дәүләт Стандарты нигезендә көтелгән нәтиҗәләрнең эчтәлеге һәм бәяләү критерийларының нәтиҗәсе өйрәнүчеләрнең белемнәрне үзләштерүенә бәйле. Бәяләү эзлеклелеге мәгариф берлегенең эзлекле белем бирүгә корылганын күрсәтә. Аның төп функциясе белем бирүне көтелгән нәтиҗәгә ирешү өчен белем бирүне дөрес итеп оештыра һәм аның белән идарә итәргә мөмкинлек бирә. Белем бирү Стандарты нигезендә бәяләү эшчәнлегенең төп юнәлешләре һәм максаты өйрәнүченең белем алу, ә өйрәтүченең һәм белем бирү оешмасының белем бирү вакытында ирешәчәк нәтиҗәсен билгели һәм шуңа ирешү юлларын билгеләп, аны дөрес һәм яхшы нәтиҗәлелеккә ирешү. Татар телен өйрәтүдә көтелгән нәтиҗә уку материалын үзләштергәндәге уку эшчәгенең системалылыгын сурәтли, стандарт таләпләре нәтиҗәләренә ирешү белем бирү программасы,белем бирү оешмаларының укыту программасына, уку-методик әдәбиятка нигезләнә. 3.1. Белем бирүдән көтелгән (планлаштырылган) нәтиҗәләр. Белем бирүдән көтелгән (планлаштырылган) нәтиҗәләрбүленә: 1.Гомумиләштерелгән төр– белем бирү стандартында куелган таләпләргә туры килә. Бу төрне үз чиратында норматив һәм билге өчен нигез булучы төркемчәләргә бүләләр өйрәнүченең эшчәнлегендә ориентир булып хезмәт итә, 2.Технологик төр - инструктив-методик дәрәҗәгә ия һәм уку процессын оештыруда нигез булып тора. Ул укытучыларга, укучыларга һәм аларның әти-әниләренә адресланган. Бу төр белем бирүдә көтелгән нәтиҗәне конкретлаштырып күрсәтә. Аның ярдәмендә төрле тикшерү эшләре нәтиҗәләрен чагыштырырга һәм бәяләргә мөмкин. Шуңа күрә өйрәтүче һәм өйрәнүченең бергәләп эшләп, белем алуның максатчан төрләрен, төрле укыту алымнарын кулланып укучыга агымдагы һәм йомгаклау билгесен куярга мөмкинлек бирә. 3.2.Яңа системада планлаштырылган нәтиҗәләрне бәяләүнең төзелеше һәм роле. Бәяләү системасы белем бирү чыганагы гына түгел, ә белем бирү процессын көйләүче, эчтәлекнең мөстәкыйль һәм үзкыйммәтле элементы, шулай ук белем бирүнең һәм өйрәнүнең нәтиҗәлелеген күтәрү чарасы һәм укыту программасының укыту системасын тәкъдим итә торган вариатив факторы да булып тора. Моннан чыгып баланың эшчәнлеген бәяләү өчен көтелә торган нәтиҗә билгеләнә. 3.3. Белем бирүдә көтелгән нәтиҗәләрне бәяләүгә Стандартта куелган таләпләр. Яңа стандартларның тагын бер ягын ассызыклап үтәргә кирәк: аларда укучыга һәм укытучыга гына түгел, ә бәлки барлык дә¬рәҗәдәге мәгариф системасына (феде¬раль, төбәк, район мәгариф системасына, мәктәпкә) билгеле бер җитди таләпләр куе¬ла. Таләпләрнең өч төркеме билгеләнгән: 1) базис укыту планының төзелешенә һәм эчтәлегенә; 2) аны үзләштерү нәтиҗәлә¬ренә; 3) укыту программаларын гамәлгә ашыру шартларына таләпләр. Төп укыту программаларын үзләш¬терү нәтиҗәләренә таләпләр- һәр уку¬чының гыйлем туплауда ирешкән казаныш¬ларын шәхси бәяләү критерийлары: Шул нигездә укучының танып-белү, универсал белем туплау (операциональ) эшчәнлегеннән, мәгариф системасының барлык дәрә¬җәләрендә (республика, төбәк, аерым мәга¬риф учреждениеләрендә) эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген интеграль бәяләүдән гый¬барәт. - төп белем бирү мәктәбендә белемнәрнең дәвамлылыгын тәкъдим итә торган предмет һәм универсаль алымнарның эшен оештыру ; Белем бирүдә көтелгән нәтиҗәләрне бәяләүгә Стандартта куелган таләпләр: - тәрбияләү аша укырга өйрәтү - укыту бурычының максатына ирешү өчен укучыларның сәләтләрен күреп, аларның эшчәнлегенә дөрес юнәлеш бирү; - шәхес тәрбияләүдә, үстерүдә -эмоциональ танып- белүнең әһәмияте . 3.4.Белем бирүдә көтелгән нәтиҗәләрне бәяләүнең максатлары: - фәнне өйрәнүдә көтелгән нәтиҗәне бәяләүгә ирешү бурычларын үтәү; - терәк уку материалына нигезләнеп уку эшчәнлегенең даимилеген бәяләү; - уку эшчәнлеген системалы оештырып белемгә,күнекмәләргә,сәләтлелеккә мөнәсәбәтле белемнәрне киңәйтүче һәм тирәнәйтүче терәк системага таянып, предметны алга таба үзләштерүдә, өйрәнүдә төп бурычларның берсе. 3.5.Белем бирүдә көтелгән нәтиҗәләрне бәяләүнең төп объекты. Белем бирүнең Федераль Стандартына нигезләнеп предмет нәтиҗәлелеген бәяләү, беренчедән, предмет белемнәренең системалылыгы фәнни белемнәргә нигезләнгән, икенчедән булган белемнәрне куллануга, аларны камилләштерүгә һәм яңа белемне кабул итүгә юнәлдерелгән уку эшчәнлегененең системалы булуына бәйле. Предмет нәтиҗәләрен Стандарт таләпләренә туры килгән бәяләү объекты өйрәнүчеләргә уку-танып-белү, уку-гамәли мәсьәләләрне төрле чаралар кулланып, уку предметының эчтәлегенннән чыгып, метапредметка нигезләнеп эшләнгән эшчәнлеккә бәя була. Көтелгән предмет нәтиҗәләрен агымдагы, билгеле бер вакыт аралыгындагы һәм йомгаклау тикшерү эшләренә нигезләнеп билгелиләр.Шулвакытта ул уку курсының предмет эчтәлегеннән чыгып үзләштерелгән белемнәрне бәяләү белән чикләнә. Предмет нәтиҗәләрен бәяләү төп укыту предметлары хисабына предмет уңышларына ирешү булдырыла, шуңа күрә предмет нәтиҗәләрен бәяләү объекты булып өйрәнүчеләрнең уку- танып–белү, уку-гамәли бурычларны чишәргә сәләте тора. Ирешелгән предмет нәтиҗәләрен агымдагы һәм арадаш бәяләү, шулай ук йомгаклау тикшерү эшләрен үтәтеп бәяләнә. Төп белем бирү программасын өйрәнүченең үзләштерүе, предмет һәм метапредмет нәтиҗәләре йомгаклау билгеләрен бәяләү һәм алга таба белем серләрен ачарга нигез булып торалар. Белем бирүдә көтелгән нәтиҗәләрне бәяләүнең төп объекты булып Бәяләү системасы көтелгән нәтиҗәне, ирешелгән эшчәнлекне бәяләгәндә төрле дәрәҗәдәге билгеләр белән бәяләүне күз алдында тота: - “кәнагатьләнерлек(“3”) өлешчә Стандарт куйган таләпләр үтәлгән бирем бәяләнә; - “кәнагатьләнмәслек”(“2”) билгесе белән белем алу материалында бирелгән биремнәрне үтәгәндә Стандарт куйган таләпләр үтәлмәсә бәяләнә; - “яхшы”(“4”), ”бик яхшы”(“5”) билгеләре белемнәрне булган белемгә нигезләнеп мөстәкыйль эзләнеп һәм кызыксынуны, күзалллауны киңәйтеп табылган чишелеш бәяләнә. Бу гамәлдәге биш баллы бәяләүне читкә какмый, әмма төгкәллекне һәм аңа ачыклык кертүне таләп итә. Белем бирүдә бер-берсен тулыландыручы төрле метод һәм алымнар кулланыла (язма һәм телдән күнегүләр, гамәли һәм иҗади эшләр, үзанализ һәм үзбәяләү, күзәтүләр,проект эшләре һ.б. ) Белем бирүдә планлаштырылган нәтиҗәләргә ирешүне бәяләүнең даимилеге белем бирү программасында укучының ирешелгән эшчәнлеген өч төрле төркемгә бүлеп: шәхес , метапредмет һәм предмет буларак төрле яктан(комплекслы) бәяләүне күз алдында тота. Шәхси эшчәнлекне бәяләү- ул өйрәнүченең планлаштырылган нәтиҗәләргә ирешү вакытында шәхес буларак эшчәнлек үсеше дәрестә, дәрестән тыш чараларда, гаиләдә һәм мәктәптәге эшчәнлеге бәяләнә. Өйрәнүнең төп объекты өйрәнү эшчәнлеге өч төп бүлектән тора: а) үзбилгеләү- бу өйрәнүченең эчке кичерешләренең формалашуы, яңа социальрольне кабул итүе һәм үзләштерүе, үзенең сәләтен,уңышларын бәяли белүе,үз-үзен хөрмәтләве, үзенең шәхес буларак көчле һәм көчсез якларын күрә белүе; ә)үзфикерләү - шәхес буларак эзләнү ярдәмендә үз фикерен булдыруы, уку өйрәнүче өчен укып-танып белүнең ныклы нигезесистемасы һәм социаль мотивлар ярдәмендә булдырылуы; белем алудагы уку материалының белү белмәү арасындыгы бушлыкны яңа белемнәр белән бетерүгә омтылышы; б)этик-әхлак ориентацпиясе-төп әхлак нормаларын белү, аларны үтәүнең кирәклеген аңлау, үтәү, этик хисләрнең үсеше. Метапредмет нәтиҗәләрен бәяләү - ул уку-укыту программасының “Регулятив уку эшчәнлеге”, “Коммуникатив эшчәнлек”, “танып-белү эшчәнлеге” нең формалашуын исәпкә алып бәяләнә. Метапредмет эшчәнлегенең нәтиҗәсе төп белем бирү компоненты уку әйберләрен куллану нәтиҗәсендә ирешелә Метапредмет эшчәнлегенең нәтиҗәсе өйрәнүчеләрнең регулятив, коммуникатив, акыл һәм танып-белү эшчәнлегеннән чыгып бәяләү була Боларга: өйрәнүченең уку бурычларын һәм максатын кабул итү һәм саклау сәләте, мөстәкыйль рәвештә гамәли мәсьәләне танып-белүгә әйләндерә белүе, куелган бурычларга һәм шартларга туры китереп планлаштыра, аларны үтәү юлларын ,чараларын табу, үз эшчәнлеген контрольли, хаталарын төзәтә, бәяли белү, өйрәнүдә мөстәкыйльлеге ; материалны төрле чыганаклардан эзли, таба, билгели, җыя белү; гамәли мәсьәлә, уку-танып-белүне чишү схемаларын, өйрәнү объектын шартлы символлар аша билгеләү; логик чагыштырулар, анализ, охшашлыкларына карап берләштерү, укытучы һәм яшьтәшләре белән уку мәсьәләләрен чишкәндә аралаша, эш барышында җаваплылыкны тоя һәм үти белүе. Планлаштырылган нәтиҗәне метапредмет аша бәяләү - ул нинди дә булса диагностик мәсьәләләрнең, уку,уку-гамәли бурычларның үтәлеше. Бу аерым фәннәр буенча көтелгән нәтиҗәнең йомгаклау билгеләрен куйганда кулланыла. Тикшерү эшләренең уңышлы эшләнешеннән чыгып, өйрәнүченең хаталарын истә тоттып аның регулятив, танып-белү эшчәнлегенең нәтиҗәсен бәяләргә мөмкинлек бирә. Планлаштырылган нәтиҗәне метапредмет аша бәяләү предметара белемнәргә нигезләнеп, өлешчә төрле чыганакларга таянып эшләнгән тикшерү комплекслы биремнәрне уңышлы үтәү. Предмет эшчәнлеген бәяләү– ул өйрәнүчеләрнең аерым фәннәрдән ирешелгән уңышларына бәя. Бу укыту процессының төп компонентына нигезләнеп, укыту планының үтәлергә тиешле нәтиҗәлелеккә ирешү. Белем бирүнең Федераль Стандартына нигезләнеп предмет нәтиҗәлелеген бәяләү, беренчедән, предмет белемнәренең системалылыгы фәнни белемнәргә нигезләнгән, икенчедән булган белемнәрне куллануга, аларны камилләштерүгә һәм яңа белемне кабул итүгә юнәлдерелгән уку эшчәнлегененең системалы булуына бәйле. Предмет нәтиҗәләрен Стандарт таләпләренә туры килгән бәяләү объекты өйрәнүчеләргә уку-танып-белү, уку-гамәли мәсьәләләрне төрле чаралар кулланып, уку предметының эчтәлегенннән чыгып, метапредметка нигезләнеп эшләнгән эшчәнлеккә бәя була. Көтелгән предмет нәтиҗәләрен агымдагы, билгеле бер вакыт аралыгындагы һәм йомгаклау тикшерү эшләренә нигезләнеп билгелиләр. Шулвакытта ул уку курсының предмет эчтәлегеннән чыгып үзләштерелгән белемнәрне бәяләү белән чикләнә. Белем бирүнең Федераль Стандартына нигезләнеп предмет нәтиҗәлелеген бәяләү, беренчедән, предмет белемнәренең системалылыгы фәнни белемнәргә нигезләнгән, икенчедән булган белемнәрне куллануга, аларны камилләштерүгә һәм яңа белемне кабул итүгә юнәлдерелгән уку эшчәнлегененең системалы булуына бәйле. Предмет нәтиҗәләрен Стандарт таләпләренә туры килгән бәяләү объекты өйрәнүчеләргә уку-танып-белү, уку-гамәли мәсьәләләрне төрле чаралар кулланып, уку предметының эчтәлегенннән чыгып, метапредметка нигезләнеп эшләнгән эшчәнлеккә бәя була. Көтелгән предмет нәтиҗәләрен агымдагы, билгеле бер вакыт аралыгындагы һәм йомгаклау тикшерү эшләренә нигезләнеп билгелиләр .Шулвакытта ул уку курсының предмет эчтәлегеннән чыгып үзләштерелгән белемнәрне бәяләү белән чикләнә. Предмет нәтиҗәләрен бәяләү-ул төп укыту предметлары хисабына, предмет уңышларына ирешү булдырыла, шуңа күрә предмет нәтиҗәләрен бәяләү объекты булып өйрәнүчеләрнең уку- танып–белү, уку-гамәли бурычларны чишәргә сәләте тора. Ирешелгән предмет нәтиҗәләрен агымдагы һәм арадаш бәяләү, шулай ук йомгаклау тикшерү эшләрен үтәтеп бәяләнә. Төп белем бирү программасын өйрәнүченең үзләштерүе, предмет һәм метапредмет нәтиҗәләре йомгаклау билгеләрен бәяләү һәм алга таба белем серләрен ачарга нигез булып торалар. Татар теленнән һәм әдәби укудан йомгаклау билгесен куярга еллык комплекслы төрле дәрәҗәдәге тикшерү эшләренең билгеләре ярдәм итә. Шәхес, метапредмет, предмет нәтиҗәләрен эзлекле бәяләү өйрәнүченең эш портфолиосына җыелган билгеләрдән чыгып куела. Укучының эш портфолиосы: - Өйрәнүчеләрнең белем алу чорында алган белемнәренә, алган белемнәрнең сыйфатына аны үстерүгә бәйле рәвештә төрле яклап белемнәрне үзләштерү нәтиҗәсендә бәяләнә; - укыту программасының үтәлеше барышында тупланган билгеләр ярдәмендә; - уку эшчәнлегендә укучыларның, аларның әти-әниләренең проблемаларны анализлау һәм чишүдә актив эшчәнлеге нәтиҗәсеннән чыгып куелган билгеләр аша туплана һәм бәяләнә. Эш портфолиосы түбәндәге бүлекләрдән тора: 1.Титул бите. Минем исемем_______________________________ Туган көнем_________________________________ Яшәгән урыным______________________________ Гаиләм_____________________________________ 2. Укуым 3. Иҗади эшчәнлегем 4. Уңышларым Өйрәнүчеләрнең ирешелгән уңышларын исәпкә алу һәм тикшерү төрләре Тикшерүнең мәҗбүри булган формалары һәм методлары Ирешелгән уңышларны исәпкә алуның башка төрләре Агымдагы аттестация йомгаклау(чиреклек,ел лык) аттестациясе Дәрестә бәяләү Дәрестән тыш эшчәнлек 1 2 3 4 Телдән сорау Диагностик эш Агымдагы өлгерешне анализлау Күргәзмәләрдә, ярышларда катнашу Язма мөстәкыйль эш Контроль эш Дәрестән тыш чараларда актив катнашу Диктант Диктант иҗади отчет Контроль күчереп язу Изложение Портфолио Тест биремнәре Уку тизлеген тикшерү Психологик-педагогик эшчәнлек анализы График эш Йомгаклау тесты тести Изложение Комплекслы тест Доклад Проект яклау Иҗади эш Белем бирүдә кулланыла торган билгеләр укучы эшчәнлеген гадел бәяләргә мөмкинлек бирә. Проектның гамәлгә ашыруның көтелгән нәтиҗәләре. Кешелек узганга нәтиҗә ясый, киләчәккә планнар кора. Бу традиция белем бирү сферасын да читләтеп узмады. Бүген үк инде белем бирү системасын камилләштерү, белем сыйфатын үстерү юллары эзләнелә. Җәмгыятькә талантлы, иҗади фикерли , аралаша белүче, инициативалы гражданнар сорала. Укып алган диплом гына тормышта үз урыныңны табуга гарантия була алмый. Мәктәп бусагасын атлап чыгучы җаваплылык хисе, дисциплина, белем күтәрүгә омтылыш, эзләнүчәнлек кебек сыйфатларга ия булырга тиешлеген бөтенебез белә. Мәктәпләрдә шундый шәхесләр тәрбияләүгә укучы шәхесенә юнәлдерелгән яңа педагогик технологияләр куллану ярдәм итәр иде. Бүген педагогика алдында укыту процессын кызыклы һәм файдалы итү проблемасы төп проблемаларның берсе булып тора.Укытучылар үз эшләрендә төрле метод һәм алымнар кулланып эшлиләр. Аларны 3 кә бүлеп йөртергә мөмкин булыр иде1)пассив ; 2) актив; 3)интерактив .Дәрестә пассив методларны кулланганда укытучы төп ( үзәк) рольне уйный. Мондый дәресләр монологик сөйләм рәвешендә үтә. Укытучы кирәкле (информацияне ) мәгълуматны алдан төзелгән план буенча тәкъдим итә. Укучыларның нинди дә булса мөстәкыйльлек күрсәтүе яки яңа тәкъдимнәр кертүе , алдан уйлап куелган планнан читкә китү дип карала. Бу очракта да укытучы төп рольне уйнаучы булып кала. Әмма укучылар инде пассив тыңлаучылар түгел, алар сорау бирергә, үз фикерләрен белдерергә мөмкиннәр. Бу дәресләр билгеле бер структурага нигезләнеп төзелми. Дәрес барышында әңгәмәдән соң тема һәм проблема ачыла. Бүгенге көндә укытуның бигрәк тә кызыклы методларының берсе- интерактив методлар. Мондый методлар кулланып эшләгәндә дәрестә укучы актив катнашучы, белемне, мәгълуматны чыганаклардан үзе таба, ә укытучы бу очракта аңа юнәлеш бирә, чыганакларны тәкъдим итә. Укучы актив - укытучы моның өчен шартлар тудыра. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проектлар методын куллану – укучыларның иҗади сәләтен үстерүгә этәргеч булып тора. Укучыларда яңа проектлар эшләү тел һәм әдәбият фәненә карата кызыксыну уята. Иҗади эшчәнлек тәҗрибәсенә ия булган саен укучыларның белем сыйфаты да үсә. Йомгаклау этабы. Балалар – илебез киләчәге. Безнең төп бурыч – укучылар, ата-аналар, җәмгыять мәнфәгатьләрен, тәлапләрен искә алып төзелгән белем бирү структурасының сыйфатлы булуын тәэмин итү. Безнең төп максат- уйлый белергә сәләтле, һәр эшкә җаваплы караучы, куйган макcатына ирешә алучы, белемле, зыялы киләчәк буынны тәрбияләү. Мәктәпләребездә югары культуралы, зыялы, белемен даими күтәрүче педагогик кадрлар белән тәэмин ителгән, заман таләпләренә туры килгән, инновацион юнәлешкә корылган укыту системасы булганда, районыбыз оешмалары җитәкчеләре белән берлектә, без мәгариф системасы алдына куелган бу бурычларны уңышлы үтәрбез дип уйлыйбыз Кулланылган әдәбият.

 


Добавлено: 21.12.2014
Рейтинг: -
Комментарии:
0
Сказали спасибо 0
Сказать спасибо
footer logo © Образ–Центр, 2020. 12+