Личный кабинет

ашханәдә


Казан шәһәре Яңа Савин районы 49нчы урта белем бирү мәктәбе Тема: Ашханәдә Башкарды: Гайнетдинова Гүзәл Сәйдәш кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы 2014 ел Тема: «Ашханәдә” Максат: 1) Өйрәнелгән сүз һәм җөмләләрне сөйләмдә куллану; укучыларның лексик темага бәйле белемнәрен системалаштыру. 2)Өйрәнелгән җөмлә калыпларыннан урынлы файдаланырга күнектерү. 3) Ашханәдә үз-үзеңне тота белергә өйрәтү, әдәплелек кагыйдәләрен искә төшерү. Җиһазлау: дәреслек “Күңелле татар теле” 3 сыйныф, презентация (слайдлар). Дәрес барышы: 1. Оештыру. а) исәнләшү -Исәнмесез ,укучылар. -Исәнмесез,укытучы апа! -Хәлләрегез ничек? -Рәхмәт, яхшы, ә сезнең хәлләрегез ничек? - Рәхмәт , яхшы. б) Әңгәмә үткәрү -Бүген ничәнче число? -Бүген көн салкынмы, җылымы? -Кар явамы? -Бу нинди дәрес? -Татар теле ничәнче дәрес? -Сез дәрестә нишлисез? -Сез тәнәфестә нишлисез? (уйныйбыз, сөйләшәбез, ашыйбыз) в) кроссворд чишү. (слайд) - Нинди сүз килеп чыкты? (ашханә) -Дәрестә “Ашханә” темасы турында сөйләшербез, биремнәр эшләрбез. Темабыз бик тәмле. 2. Актуальләштерү. - Укучылар, без икенче сыйныфта милли сүзен өйрәнгән идек. Әйдәгез искә төшерик әле, нәрсә соң ул милли? - Милли дип нәрсәгә әйтә алабыз? - Кием, бию, музыка, ашлар. - Әйе, укучылар, сез нинди татар милли ашларын беләсез? - Чәк-чәк, бәлеш, гөбәдия, кыстыбый, өчпочмак... (слайдлар) - Чәч-чәк баллымы? - Гөбәдия тәмлеме? - Бәлеш итлеме? - Кыстыбый яратасызмы? - Сез тагын нинди ризыклар беләсез? - Дөге боткасы, токмачлы аш, карабодай боткасы, кәбестә ашы, пилмән, пылау. (слайд) - Хәзер без ашханәдә. Әйдәгез, бу ризыкларны пешекчедән сорап карыйк әле. - Миңа дөге боткасы бирегез әле... - Кто спросит нужен ли ему это блюдо? - Сиңа .... кирәкме? - Әйе, миңа ..... кирәк. - А если не надо! - Юк, миңа ..... кирәкми. - Как вы предложите блюдо другу? - м-н: Маша, мә, өчпочмак аша. - -Рәхмәт, мин өчпочмак яратам. - -А как можно отказаться? - -Юк, мин өчпочмак яратмыйм. Физкультминут. - Мин сезгә предмет исемнәрен әйтәм. Ашарга яраса, кул чабабыз, әгәр ярамаса, әкрен генә тыпырдыйбыз. Ботка, бәрәңге, пычак, ипи, сөт, тәлинкә, кашык, чәк-чәк, чәчәк... - Ял иттек. Рәхмәт, утырыгыз. 3. Яңа тема өстендә эш. Дәреслек белән эш. Бүген без сезнең белән “Ашханәдә” текстын укырбыз, тәрҗемә итәрбез. Текстны укыганчы яңа сүзләр белән танышып китик. Сүзлек эше. (слайд) Ошый- нравится Төрле-төрле – разный Аш та – и суп Кесәл – кисель Аннан соң – потом Текст өстендә эш. а) укытучы укуы. б) укучылар укый һәм тәрҗемә итә. - Укучылар, сез ашханәдә үзегезне ничек тотасыз? Ашханәдә нишләргә ярый, ярамый? - Кулын юа, сөйләшми, чиста ашый, ризыкны түкми, рәхмәт әйтә... - Әдәпле укучы нинди булырга тиеш? (слайд) 4. Белемнәрне ныгыту. а) укытучы – укучылар диалогы. Сорауларга җавап бирәбез. - Мәктәптпә ашханә бармы? - Ашханә нинди? - Ашханәдә нәрсәләр пешерәләр? - Ашханәдә ризыклар тәмлеме? - Син көндезге ашны өйдә ашыйсыңмы? - Ашханәдә кемнәр эшли? - Сез пешекчеләргә нәрсә әйтәсез? б) ситуатив күнегүләр. Дустыңнан сора. -любит ли он каши; - вкусно ли варят в столовой суп; - нравится ли ему в столовой; - пьёт ли он утром чай; - ест ли он днём суп; 5. Йомгаклау. - Дәрестә нәрсә турында сөйләштек? - Нәрсәләр истә калдырдык? - Ашханәдә үзегезне ничек тотасыз? 6. Өй эше бирү Ашханә темасына рәсем ясарга һәм рәсемгә 3 сорау язарга. 1.Билгеләр кую 2.Саубуллашу.

 

Добавлено: 10.12.2014
Рейтинг: -
Комментарии:
0
Просмотров 649
Сказали спасибо 0
Сказать спасибо
footer logo © Образ–Центр, 2020. 12+