Личный кабинет

Алар җиңү таңын якынайттылар.


Бөек Ватан сугышында һәлак булган шагыйрьләргә багышланган шигырь кичәсе.

Алар җиңү таңын якынайттылар.

( Бөек Ватан сугышында һәлак булган шагыйрьләргә багышланган шигырь кичәсе )

Максат: Укучыларны шагыйрьләрнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру; сугышның зур фаҗига булуын төшендерү; сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү; туган илнең азатлыгы өчен көрәшкән шәхесләргә ихтирам хисләре тәрбияләү; хәрби-патриотик тәрбия бирү.

Кичә бәйрәмчә бизәлгән залда үткәрелә.

   1 нче алып баручы. 1945 елның 9 мае. Бөек Җиңү таңы атты. Бөтен ил йөрәге бер булып көткән көн. Шушы көнгә җитү өчен күпме кан-яшь түгелде, күпме сугыш юллары үтелде?! Тыл һәм фронт, бер кешедәй, ару-талу белми эшләделәр.

   2 нче алып баручы. Сугыш кечкенә һәм зур булмый... Сугыш аяусыз, мәкерле һәм куркыныч була. Тереклек дөньясына сугыш алып килгән газапларны бернинди законнар, ант итүләр, үкенүләр аклый алмый.

   1 нче алып баручы. Кешелек дөньясы сугышларны күп күргән, җиңелгән, җиңгән. Бер генә халык та үзен басып алучыларга дус итеп карамаган.1941 елның 22 июнь таңында фашист илбасарлары безнең илебезгә явызларча басып кергәч тә, бөтен ил бер булып, дошманга каршы күтәрелде.

“Солдатлар” җыры башкарыла. (Р.Әхмәтҗанов сүзләре, Ф.Әхмәдиев көе.)

    2 нче алып баручы. Сугышның беренче көннәрендә үк татар шагыйрьләре өсләренә солдат шинелен киделәр, кулларына сугыш коралы алдылар һәм карлы-бозлы, ут-ялкынлы солдат юлларыннан намус белән үттеләр. Изге җирләребезнең туфрагында аларның да йөрәк каны тамды. Күп шагыйрьләребез фронтта һәм дошман тоткынлыгында батырларча һәлак булдылар. Сугышта Татарстан 31 язучысын, 22 журналистын югалта.

   1 нче алып баручы. Бүгенге кичәбез Планетабызны, Җир шарын фашизмның кара сөременнән коткарып калучыларның якты истәлегенә багышлана.

   2 нче алып баручы. Башка милләт язучылары кебек үк, татар язучылары дошманга каршы штык белән генә түгел, каләм белән дә көрәштеләр. Сугыш һәм аның чын асылын халыкка аңлату, фронттагы солдатның дошманга каршы батырлыгын күрсәтү, тылдагы хатын-кызлар, яшүсмерләрнең көнне-төнгә ялгап башкарган хезмәтләренә дан җырлау – барлык язучыларның төп бурычлары әнә шулар иде. Шагыйрьләрнең шигыре сугышчыларны геройлыкка рухландыра торган көчле чаң булып яңгырады.

  1 нче алып баручы. “Бөтен көчемне фашизмга каршы көрәшкә юнәлдерәм. Миллионлаган кызылармеецлар белән бергә, бер сафта Бөек Ватанымның, синең, сөйгән балаларымның бәхетен даулыйм. Җырларымның ялкыннарын ун тапкыр көчәйтеп, илем өстенә җиңү шатлыгы чәчәкләре сибү көненә ышанычлы адымнар ясыйм”, - дип язды Ф.Кәрим бер хатында.

   2 нче алып баручы. 1942 елның февраленнән Фатих Кәрим фронтның алгы сызыгында була.

   1нче укучы “Ант” шигыреннән өзек сөйли.

       Юлбасарлар таптый  җиребезне,

Ватан сугышына мин китәм.

       Менә – балам. Син әнкәсе аның,

Балабызны тотып ант итәм.

       Синең өчен, шушы балам өчен,

  Нәселем өчен, Туган ил өчен,

        Мылтык тотып баскан җиремнән

    Бер адым да артка чигенмәм...

  1 нче алып баручы.Ф.Кәрим солдат һәм кече офицер, взвод командиры сыйфатында Мәскәү яныннан алып Көнчыгыш Пруссиягә хәтле сугышчан юл уза, ике тапкыр яралана, шәхси батырлыклары өчен орден-медальләр белән бүләкләнә. 1941 – 1945 еллар арасында Ф.Кәрим тугыз поэма, ике повесть, бер драма әсәре һәм йөздән артык шигырь иҗат итә.

  2 нче алып баручы. Аның поэзиясендә  сугыш чынбарлыгының катлаулы фәлсәфәсе, фашизмга каршы җанын кызганмый көрәшкә күтәрелгән гади солдатның сугыш кырындагы батырлыгы, эчке кичерешләре, сөйгәненә, гаиләсенә, туганнарына, әти-әнисенә, туган җиренә, халкына булган олы мәхәббәте, тыныч тормышка сусау-җирсү сагышлары гаҗәеп тәэсирле, эмоциональ тирәнлек белән сурәтләнәләр. Ф.Кәрим әсәрләре Муса Җәлилнең Моабит циклы шигырьләре белән бергә  сугыш чоры татар поэзиясенең иң югары ноктасын тәшкил итәләр.

  1 нче алып баручы. 1945 елның февралендә утыз алты яшьлек шагыйрь дошман пулясыннан һәлак була.

   2 нче укучы “Ватаным өчен” шигырен сөйли.

            Бәлки, бу хат соңгы хатым булыр,

Иң дәһшәтле утка керәмен,

Шулай  була калса, кояшны да

                                        Бүген соңгы тапкыр күрәмен.

           Мин сугышка керсәм, дошманымның

                                        Йөрәгенә төзәп атамын;

                                        Үзем үлсәм, балаларым кала

       Минем гомерем булып , Ватаным.

     Кала дөнья, кала  бар матурлык,

                                        Ал чәчәкләр кала болында,

Чәчәкләргә төренеп эзем кала,

                                        Җырым кала үткән юлымда.

                                        Үләм икән, үкенечле түгел

                                        Бу үлемнең миңа килүе,

  Бөек җыр ул – Бөек Ватан өчен

                                        Сугыш кырларында үлүе.

  2 нче алып баручы. Немец фашизмын җиңүдә  Дим һәм Идел егете, патриот сугышчы һәм шагыйрь Рәхим Саттарның да өлеше бар.

  1 нче алып баручы. Габделрәхим Сөләйман улы Габделсаттаров 1912 елның 15 августында Башкортстан Республикасының Чишмә районы Түбән Хаҗәт авылында игенче гаиләсендә туа. 4сыйныфта укыганда шигырьләр яза башлый. 1937 елда гаиләсе белән Казанга күчеп килә. “Кызыл яшьләр” газетасында     (хәзерге “Татарстан яшьләре”) әдәби хезмәткәр булып эшли башлый. Газета битләрендә  яшьләр тормышына  багышланган мәкаләләре, очерк язмалары, шигырьләре, әдәби тәрҗемәләре басыла.

  2 нче алып баручы. Бөек Ватан сугышы башланганда, яшьләр газетасы редакторының урынбасары булып эшли. 1941 елның җәендә үзе теләп фронтка китә, десант частьларында хезмәт итә. Ул фашистлар тылында үткәрелгән күп кенә сугышчан операцияләрдә катнаша.

1 нче алып баручы. Йырак яуда егет кылыч болгый,

                                   Азат булсын, диеп безнең җир.

                                   Сугышларда һаман сине уйлый,-

-        Онытмам, - дип, син дә сүзең бир.                                                           

2 нче алып баручы. Данны кулга алып, сизеп булмый,

                                   Күреп булмый аны күз белән.

                                   Күкрәкләргә таккан калай түгел,

                                   Әйтү мөмкин түгел сүз белән.

                                   Егет яуга бара. Командиры

                                   Дан турында  сөйли аңарга.

                                   Ләкин аңламый ул. Хис табалмый

                                    Шөһрәт уты белән янарга.

                                    Нәрсә ул дан? Кемгә кирәк?

                                    Сугышта да шулай уйлый ул.

  1 нче алып баручы.   Егетләрнең каны түгелә,

                                    Шунда Ватан данга күмелә.

                                   Ут кабынмый  - яшен яшьнәми,

                                   Корбан бирми – халык яшәми.

  2 нче алып баручы.   1942 елның маенда булган сугышчан операцияләрнең берсендә чоганышта калып, Р.Саттар фашистлар кулына эләгә. Берничә ай Смоленск, Борисов шәһәрендәге хәрби әсирләр лагерында газап чиккәннән соң, Берлин янындагы Вустрау лагерына озатыла. Шунда ул Абдулла Алиш белән очраша һәм озакламый Муса Җәлил һәм аның иптәшләре тарафыннан  оештырылган антифашистик оешманың иң ышанычлы әгъзаларыннан берсе булып китә. Ул әсирләр лагерында һәм “Идел-Урал” легионында антифашистик листовкалар язып таратуда актив катнаша. 1943 елның август аенда яшерен оешма фаш ителеп, җәлилчеләрне кулга алганда, Р.Саттар да шул исемлектә була, 1943 елның июнь аенда ук концлагерьдан качып китә. Ләкин үзебезнең якка исән-сау чыгып җитә алмаган. Аның шуннан соңгы язмышы билгесез.

1 нче алып баручы. Р.Саттар 1942-1943 елларда Смоленск, Борисов, Вустрау, Радом һәм Берлиндагы хәрби әсирләр лагерында чагында да шигырьләр яза. Ватанны, туган җирне сагыну, фашистларга нәфрәт хисләре белән сугарылган шундый шигырьләрнең  ике дистәгә якыны  “Тоткынлыкта” исемле кулъязма җыентык рәвешендә туган илгә кайтып ирешә. Аларда патриот- шагыйрьнең  кайнар йөрәк хисләре, соңгы сулышта да Ватан-анага тугырылыклы булуы ачык күренә.  Ул соңгы тамчы канына кадәр фашистларга каршы көрәшәчәген белдерә.

3 нче укучы. “Ант” шигырен сөйли.

           Мин читлеккә салмадым сандугачны –

                                       Мин гомеремдә чебен үтермәдем!

   Мин яшьлекне зинданнарга ябып,

                                       Һичбер кемгә газап китермәдем.

      Мин бу антны ОСТ лагерен күреп,

                                      Аның соры ташы өстендә

                                       Бирәм киләчәккә, бирәм илгә,

     Коллык сөйрәп йөргән бер көндә.

       Ләкин дошман белсен минем көчне,

                                       Дошман белсен минем ачуны.

           Мөмкин түгел дуслар , мөмкин түгел

                                       Халык нәфрәтеннән качуы.

       Дошман белсен минем күкрәгемдә

        Нинди ачу, нинди нәфрәт ятканын,

     Мин сизәмен шушы нәфрәтемнең

                                        Нәфис булып чәчәк атканын.

      Мин читлеккә салмам сандуганы,

Яшәрмен мин чебен үтерми.

2 нче алып баручы. Р.Саттар әсирлектән качу, дошманга каршы көрәшен дәвам итү турында хыяллана, шулай булырына өметләнеп яши. Шул өмет аңа лагерьдагы  җәза-җәберләргә түзеп торырга көч бирә.

4 нче укучы. “Рухым гали” шигырен сөйли.

         Тәрбияләдең мине мәгърур итеп,

Баш имәдем әле буй җитеп

        бер дошманга, иркен тын алам.

    Кулда богау, капка йозакта,

      Ләкин рухым иркен, хөр кала.

1нче алып баручы. Р.Саттар яу кырында башын салды, ә шагыйрьнең әсәрләре, еллар пәрдәсен ертып, тоткынлыкны җиңеп, иреккә – туган иленә кайттылар.

2 нче алып баручы.  Кирәк түгел миңа манарасы,

                                    Кирәк түгел матур сарайлар.

                                    Кирәк түгел яшел юл арасы,

                                    Кирәк түгел миңа күк-айлар.

                                   Токмач булсын, тары өйрәсе,

                                    Кәләпүшле булсын бабасы.

                                    Тездән баткак булсын юлында,

                                    Сөял ярылып ятсын кулында,

                                    Тик Туган ил булсын, Туган ил,

                                     Мин илемә үскән батыр ир.

“Ватаным” җыры башкарыла. (Р.Вәлиев сүзләре, Р.Абдуллин көе.)

1нче алып баручы. Мөҗәһит Хәйретдинов (Хәйретдин Мөҗәй) 1901 елның 26 мартында Башкортостанның Туймазы районы Төрекмән авылында дөньяга килә. Мөҗәһитнең шигырь язу сәләте бик иртә ачыла .

2нче алып баручы. 1919елда  М.Хәйретдинов Кызыл Армия сафына алына. Ул Чапай гаскәрләрендә каты сугышларда катнаша, командирлар хәзерләү курсларында укый.  М.Хәйретдинов Урта Азиядә,  Ерак Көнчыгышта хезмәт итә.1941 елның маенда Харьков хәрби округының 789 нчы укчы полк командиры итеп билгелиләр.

1нче алып баручы. Сугышның беренче көннәреннән үк М.Хәйретдинов җитәкләгән полк алгы сызыкта, башта Смоленск юнәлешендә, аннан Киев янында оборона тота. Бу катлаулы шартларда да Мөҗәй көндәлек алып бара, шигырь–хикәяләрен “Совет әдәбияты” журналына җибәреп тора. Дүрт дәфтәр көндәлекләрен язып, хатыны Мәрьямгә җибәрә. Соңрак алар “Сугыш язмалары” җыентыгында дөнья күрә.

2нче алып баручы. 1941 елның 14 декабрендә “Немец халкына командир һәм шагыйрь Х.Мөҗәйдән ачык хат” шигырен яза.

5 нче  укучы.           Сез Гитлерны тыңлап,

                                  Үзегезне

                                  Гитлер чаклы ук бандит иттегез;

                                  Планетаның тапсыз йөрәгенә

                                  Бомба белән кереп киттегез.

                                  Сез Гитлерны тыңлап

                                  Заводларда

                                  Көне-төне корал койдыгыз.

                                  Кулыгыздан кайнар каннар тама

                                  Чирканмыйча адәм суйдыгыз.

                                  Сез Гитлерны тыңлап

                                  Планетаның

                                  Тик бердәнбер гадел иленә

                                  Каракортлар кебек

                                  Агу чәчеп,

                                 Ябырылдыгыз гөлле җиремә.

6 нчы укучы.           Немец халкы!

                                Синең язмыш әле үз кулыңда,

                                Бәр бомбаңны Гитлер башына;

                                Буржуйларны тотып тиресен туна,

                                Фашистларны кыр син барсын да!

                                Үзең койган үткен хәнҗәр белән

                                Фашистларның туна йөрәген!

                                Тик шул чакта синең намусың саф,

                                Тик шул чакта кансыз беләгең.

                                Минем хатым синең йөрәгеңә

                                Үткен хәнҗәр кебек керәдер.

                                Керер шул ул,

                                Чеметеп, чәнчеп алсын,

                                Хатымнан шул минем теләгем.

                                Тыңласаң шәп,

                                Әгәр тыңламасаң,

                                Әйтмәдең дип үпкәң булмасын.

                                Шан-шәүкәтең бетәр,

                                Фашизмны

                                Җимереп ташлау өчен кузгалдык!

                                Минем хатым

                                Гитлер йөрәгенә

                                Бомба булып төшәр һавадан.

                                Берлин урамнарын ялкын кочар,

                                Карханәләр шартлар яңадан!

                                Карханәләр шартлар,

                                Немец халкы,

                                Гаебеңне юа алырсың.

                                Мин ышанам әле,

                                Киләчәктә

                                Якын дустым булып калырсың!

1нче алып баручы. 1942 елның җәе. Дон буенда каты сугышлар бара. Гитлерчылар яңадан-яңа дивизияләр, авиация һәм танк колонналары белән һөҗүм итәләр. Харьковка һөҗүм итүче совет сугышчылары оборонага күчәргә мәҗбүр була. Соңыннан немецлар бу юнәлештәге сугышчыларны чолгап алалар. М.Хәйретдинов командалык иткән 789 нчы полк та камалышта кала. Сугышчылар дошман боҗрасында айдан артык искиткеч батырлыклар күрсәтеп көрәшәләр. Ләкин тора-бара азык-төлек запасы да, снаряд һәм патроннар да бетә.

2нче алып баручы. Яраланган,контузия алган Мөҗәй, чолганыштан чыкканда, әсирлеккә эләгә. Аның концлагерьларда иза чигеп йөрүләре ике елга сузыла. Патриот шагыйрь әсирлектә дә көрәшен туктатмый. Совет хәрби әсирләре яшерен оешма төзиләр. Мөҗәй җитәкчеләренең берсе була. Ул “Самсон” кушаматы белән йөргән.

1нче алып баручы. 1943 елның ахырында бер хыянәтче оешманың эзенә төшә һәм бу турыда гестапога белдерә. Оешма җитәкчеләрен кулга алалар, каты кыйныйлар һәм Дахау лагерына җибәрәләр. Алар арасында Х. Мөҗәй дә була.

2нче алып баручы. Дахау – коточкыч үлем лагерьларының берсе. 1944 елның 4 сенябрендә яшерен оешма җитәкчеләрен – 92 официрны һәм кече командирны аталар, гәүдәләрен крематорий мичендә яндыралар.

“Каеннар шаулый” җыры башкарыла.(М.Ногман сүзләре, Р.Яхин көе.)

7 нче укучы.         Ассаң да син,

Добавлено: 16.04.2015
Рейтинг: -
Комментарии:
0
Просмотров 639
Сказали спасибо 0
Сказать спасибо
footer logo © Образ–Центр, 2020. 12+