Личный кабинет

8 нче сыйныфта татар теленнән эш программасы


8 нче А сыйныфында татар теленнән эш программасы түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды: 1. "Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль). 2. "2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь). 3. Россия Федерациясенең 309-Ф3 номерлы Законы (2007 ел, 1 декабрь). 4. Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы. Казан, 2008. 5. Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа 5-11 сыйныфлар. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010. Атнага – 3 сәгать Елга – 105 сәгать Программада 102 сәгать каралган. 35 уку атнасы булу сәбәпле, еллык сәгатьләр саны 105 сәгать итеп алынды. 3 сәгать ел буена үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлауга өстәлде. Теоретик материал өйрәнүгә - 76 сәгать. Бәйләнешле сөйләм үстерүгә - 26 сәгать вакыт каралган: диктант – 8 сәгать, изложение – 4 сәгать, сочинение - 4сәгать,10сәгать – БСҮ ( эш кәгазьләре, язма эшләрне бергәләп тикшерү,образларга характеристика бирү, диалогик сөйләм төзү,сөйләм төрләрен ныгыту). Ел буена үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлауга 3 сәгать өстәлде. Эш программасын тормышка ашыру өчен, түбәндәге уку-методик әсбаплар файдаланылды. 1.Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа. 5-11 сыйныфлар. Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2010 ел. 2. М.З.Зәкиев Татар теле 8 нче сыйныф “Мәгариф” нәшрияты, 2007 ел. Укучыларның белем, күнекмәләрен тикшерү формалары: 1) тест биремнәре; 2) контроль диктант; 3) контроль изложение; 4) контроль сочинение. Максат : 1) татар әдәби тел нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен куллана белү; 2) укучыларның алдагы сыйныфларда татар теленең фонетик, лексик, грамматик нигезләре буенча алган белемнәрен системалаштыру, катлаулырак формаларда дәвам итү; 3) укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерләүләрен үстерү. Бурычлар: 1.Татар телен өйрәнүдә 5-7 нче сыйныфларда алган белемнәрне кабатлау һәм тирәнәйтү, телеңә хөрмәт белән карау, шулай ук татар теле аша башка милләт вәкилләренә, аларның рухи мирасына мәхәббәт хисе тәрбияләү. 2.Укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерләүләрен үстерү, фикерләрен дәлилләргә өйрәтү. 3.Телнең грамматик чараларын сөйләм процессында куллануга ирешү. 4.Әдәби тел нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрне ачык күзаллау, тиешенчә куллана белү. 5.Тел һәм тарих бердәмлеген аңлау.

 

document
8_А_татар_теле.docx

Добавлено: 23.02.2013
Рейтинг: -
Комментарии:
0
Просмотров 2020
Сказали спасибо 0
Сказать спасибо
footer logo © Образ–Центр, 2019. 12+