Личный кабинет

Җыр турында тест биремнәре


6 сыйныфның татар төркеме өчен әдәбияттан төзелде

ҖЫР

Төзүче: Акбирова Л.Р.,

татар теле һәм

әдәбияты укытучысы

1.     Җыр турында Г.Тукайның әйткән сүзләрен тап.

1)   “Кеше җырын җырлыйм дип, үз җырыңны онытма.”

2)   “...Халык җырлары – халкыбызның һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер.”

3)    “Җыр – кешенең юлдашы,

Җырлый алу – бик яхшы.”

2.     “Җырны булмый үтереп” шигыренең авторын билгелә.

1)   Р.Миңнуллин

2)   Ф.Яруллин

3)   Һ.Такташ

3.     Р.Харисның “Җырчы” поэмасы кемгә багышлап язылган?

1)   И.Шакиров

2)   Ә.Афзалова

3)   Р.Ваһапов

4.     Җырчы Георгий Ибушевның җыр турында фикере.

1) “Җыр – минем, синең ярсып типкән йөрәк тибеше, халыкларны азатлыкка чакырып дәшкән изге аваз ул.”

2) “Бер йөрәктә туган җыр мең йөрәкне кузгата.”

3) “Эч пошканнан җыр файда.”

5.     Татар җыры тыңлап кына сугышта исән калган солдат турында драма.

1)   Т.Миңнуллин “Моңлы бер җыр”

2)   З.Хәким “Телсез күке”

3)   Т.Миңнуллин “Ай булмаса, йолдыз бар”

6.     Түбәндәге сүзләрнең авторын тап:

“Җырның җыр булуы өчен өчәүнең – шагыйрь, композитор, җырчының – бер-берсенә бик нык туры килүе кирәк.”

1)   С.Хәким

2)   Ф.Яруллин

3)   К.Миңнуллин

7.     Татар халкының җыр хәзинәсе ничә өлешкә бүлеп карала?

1)   Ике

2)   Өч

3)   Дүрт

8.     Татар халык җырларын ничә төркемгә бүлеп йөртәләр?

1)   3

2)   4

3)   5

9.     Татар халык җырларын өйрәнгән галимнәр күрсәтелгән рәтне тап.

1)   Х.Ярми, И.Надиров, Ф.Урманче, М.Бакиров, М.Мәһдиев

2)   Т.Миңнуллин, К.Миңнуллин, М.Мәһдиев, Г.Бәширов, С.Хәким

3)   Б.Урманче, Х.Якупов, С.Сәйдәшев, Г.Камал, Ф.Бурнаш

10.   Җырлый белмәгән кешене Ф.Яруллин нинди кеше итеп күрә?

1)   Бик яхшы

2)   Оялчан

3)   Бәхетсез

11.  “Кәрия-Зәкәрия” җыры нинди төргә карый?

1)   Йола, уен-бию җыры

2)   Тарихи җыр

3)   Лирик җыр

12.   Х.Бигичев җырны нинди булырга тиеш дип уйлый?

1)   “Җыр-берни белән дә чагыштырып булмаслык, Ходай кешеләргә бәһасез җан авазы итеп иңдергән моң ул.”

2)   “Җыр бөтен кешегә дә бирелә. Ул-уртак. Җырның урыны юк, ул күңелдән күңелгә күчеп йөри. Әмма син аны шундый итеп җырлый бел – ул синеке генә булып калсын.”

3)   “Сүз – басу, җыр – чәчәк.”

 

Добавлено: 02.03.2015
Рейтинг: -
Комментарии:
0
Просмотров 841
Сказали спасибо 0
Сказать спасибо
footer logo © Образ–Центр, 2020. 12+