Личный кабинет
Эшебезнең максаты: Яшел Үзән һәм Кайбыч районы авылларында җыелган (авыл тарихы, авылның истәлекле урыннары) материалларны чагыштырып өйрәнү. Шушы максаттан чыгып түбәндәге бурычларны куйдым: 1. Авыл халкы арасында йөрү, сөйләшү, материаллар туплау. 2. Авылның истәлекле урыннарында булу, аларны өйрәнү. Туган җир...Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, йортыбыз урнашкан кадерле туган авылыбыз бар. Һәр авыл үзенә генә хас, кабатланмас матурлыгы белән аерылып тора. Кая гына барсак та, нинди генә матур урыннарны күреп соклансак та, туган төбәгебезнең матурлыгын берни дә алыштыра алмый. Туган ягыбызның һәр сукмагы, һәр агачы, һәр авылы һәм аның кешеләре күңелгә ифрат та якын. Авыллар, авыллар... Һәрберсенең үз үсеш тарихы, үз даирәсе бар. Ә авыл атамалары безнең борынгы тарихыбызны, данлы үткәнебезне чагылдыра. Бер атама да юкка гына бирелмәгән. Алар нигезендә атама кую өчен берәр сәбәп ята. Һәрберсе төрле тарихи вакыйгалары һәм башка үзенчәлекләргә нисбәтле рәвештә бирелә. Һәр авылның үзенә генә хас, кабатланмас, истә кала торган урыннары күп. Без әлеге эшебездә Яшел Үзән һәм Кайбыч районы авылларында җыелган материалларны чагыштырып карадык. Куелган максатыбызга тулысынча ирештек. Ике райондагы фольклор материалларны чагыштырып караганнан соң Яшел Үзән районы авылларындагы халык атамаларны, истәлекле урыннарны, бәетләрне гаҗәпләнерлек күп белүләрен аңладык. Нәтиҗәдә Кайбыч районындагы халык Яшел Үзән авыл халкына караганда материалларны азрак бирделәр. Хәтта өлкән буын арасында да мәгълүматлар бик аз. Ә Яшел Үзән районында киресенчә, халык үзләренең туып – үскән, яшәгән авыл тарихы, сөйләп – җырлап йөргән бәетләр, мөнәҗәтләр, шигырьләр, изге булып саналган истәлекле урыннарны күп беләләр. Материаллар хәтта язмаларда, авыл музейларында, мәктәпләрдә, электрон вариантларда да бар.
Һәр телнең үзенә генә хас үзенчәлекләре була. Шуңа күрә алынмалар, кабул ителгәндә, мәгънә ягыннан да, фонетик һәм грамматик яктан да үзгәреш кичерәләр. Мәсәлән, рус һәм татар телләрендәге авазлар арасында шактый зур аерма булганлыктан, рус сүзләре, татарчага кабул ителгәндә, иң беренче чиратта аваз ягыннан үзгәреш кичергәннәр. Алынмаларның үзгәрү дәрәҗәсе кайсы чорда һәм нинди юл белән кабул ителүгә бәйле. Борынгырак алынмалар фонетик яктан күбрәк үзгәрсәләр, соңрак кабул ителгән алынмалар нигездә үзгәрмәгән. Сөйләм теле аша кергән алынмалар зуррак узгәрешләргә дучар булганнар. Язма тел аша кергәннәре кимрәк дәрәҗәдә үзгәргәннәр яисә бөтенләй үзгәрмәгәннәр. Борынгырак чорда сөйләм теле аша кереп, төрле үзгәрешләр кичергән алынмаларга мондый сүзләрне кертергә мөмкин: жәл, шәл, эскәтер, кәбестә, каравам, пумала, сумала, салам, мунчала, фатир, мич, кесәл, ситсы, буразна, ызба, әбәт, чегән, пинжәк, эшләпә, бүрәнә, арыш, уҗым, камыт, өстәл. Шулай итеп, килеп чыгышы ягыннан без өйрәнә торган телләрнең сүзлек составында түбәндәге охшаш һәм үзенчәлекле билгеләр күзәтелә: • бу телләрнең сүзлек составында төп өлешне аларның үз сүзләре тәшкил итә; • ике телдә дә шактый гына күләмдә алынма сүзләр (Һинд-европа, гарәп-фарсы телләре аша кергән алынмалар) кулланыла; • татар телендә рус алынмалары һәм рус теле аша кергән башка тел сүзләре зур урынны алып тора. Шул ук вакытта рус телендә дә татар теле сүзләре бар. Әлбәттә, аларның саны татар телендәге рус алынмаларыннан күпкә кимрәк. Соңгы елларда алынмалар татар теленә үзгәртелмичә дип әйтерлек кабул ителә(мәсәлән: ваучер, биржа һ.б).
Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, халкыбыз тарихы Г.Исхакыйның «Кәҗүл читек» хикәясендә киң чагыла. Язучы татар халкын халык иткән гореф-гадәт, традицияләрне сүрәтли. Ул алдан күреп, традицияләрнең дәвам иттерелергә тиешлеген әйтә. Әсәрнең әһәмияте борынгы йолаларны саклауда, югалтмауда. Әдип безнең күңелебезгә шуларны сеңдереп калдырырга тели. Милли гореф – гадәтләр, йолалар, тел милләтнең сыйфатлары буларак уелып кала һәм алар сакланганда гына милләт яши дигән фикерне бирә. Минем эшемнең максаты: Гаяз Исхакыйның “Кәҗүл читек” әсәрендәге татар халкының милли йола, гореф-гадәт һәм традицияләрен бүгенге көн белән чагыштыру, читекләрнең бүгенге көндә тоткан урынын билгеләү. Бирелгән максатымнан чыгып түбәндәге бурычларны куйдым: милли татар читекләре турында мәгълүматлар җыю, яшьтәшләремдә милли аяк киеме-читекләргә карата ихтирам һәм хөрмәт хисләре уяту. Г.Исхакыйның “Кәҗүл читек” хикәясендә милләтебезнең дини бәйрәме – гает бәйрәме күрсәтелә. Гает бәйрәмендә гореф- гадәтләребез беренче урында тора. Йола һәм гореф-гадәтләребез милләтне горурлыкка, рух һәм тән чисталыгына, сакчыл һәм булдыклы, дингә хөрмәт белән карарга өнди. Халык Әхмәдулла кебек гореф-гадәтләрне намуслы үтәүне, гает бәйрәмендә катнашуны, аның традицияләрен җиренә җиткереп башкаруны үзенең изге бурычы итеп санасын иде. Бәйрәмнәрдә милли киемнәр киенү үзе зур куаныч бит Г. Исхакыйның әсәрендә күтәрелгән мәсьәлә укучы күңеленә үтеп керә: уйландыра, сабак бирә, тормыш юлын дөрес сайларга ярдәм итә. Туган телебезне, тарихыбызны, рухи байлыкларыбызны, гореф-гадәтләребезне өйрәнеп, буыннар арасында ныклы бәйләнеш булдырып, бөек милләт булып яшәвебезне дәвам итик.
type 11.04.2013, 19:46

"Инфинитив"

Татар теле буенча "Инфинитив" темасына дәрес эшкәртмәсе. Теманы аңлату тәрбияви момент белән үрелеп бара.(юл йөрү кагыйдәләре)
Габдулла Тукайның иҗаты буйлап сәяхәткә чыгабыз. Аның шигырьләре белән таныша барабыз. Кроссвордлар чишү, яшәгән урыннары белән якыннанрак фотосүрәтләр буенча танышу.
Профиль алды предметара электив курс 15 сәгатькә исәпләнә. Бу курс тугызынчы сыйныф укучылары өчен планлаштырыла. “Кеше һәм табигать” электив курсы белем генә биреп калмый, ә мөстәкыйль эшчәнлек күнекмәләрен булдырырга һәм һәр баланың шәхси мөмкинлекләрен ачарга, өлкән сыйныфларда укыячак профильне сайларга ярдәм итә. Максат: Экология, татар теле һәм әдәбият фәннәре интеграциясе аша табигатькә мәрхәмәтле булу, аны яшелләндерү.
footer logo © Образ–Центр, 2020. 12+