Личный кабинет
Презентация, авторы Мингазова Г.А., Максат :Табигатьне яратырга, сакларга, аңларга, матурлыгына сокланырга, табигый байлыкларны ишәйтергә омтылучы экологик яктан культуралы, әхлакый аңлы, иҗади фикер йөртүче шәхесләр тәрбияләү.
"Юлда булсаң бул өлгер, юл кагыйдәләрен бел", авторы Мингазова Г.А. , Максат: Балаларның транспорт төрләре, коммуникация буенча белемнәрен ныгыту, яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән аралаша белүләрен камилләштерү. Регулировщик , махсус транспортлар белән балаларны таныштыру. Дидактик уеннар аша балаларның юл билгеләре, юл йөрү кагыйдәләре турында өйрәнгәннәрне системага салу, белемнәрен тирәнәйтү һәм тормышта кулланырга өйрәтү. Урам хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең әһәмиятен искәртү, балаларны игътибарлы булырга өйрәтүне дәвам итү, сөйләм телләрен үстерү. Юл хәрәкәте иминлеге сагында торучы хезмәткәрләргә ихтирам, хөрмәт хисе тәрбияләү.
"Тынычлык сагында", авторы Мингазова Г.А., Максат : Балаларда туган ил, Армия турында кыскача күзаллау булдыру. Картинаны карап, сорауларга тулы җөмләләр белән җавап бирергә, 5-6 җөмләдән торган кыска хикәя төзеп сөйли белергә өйрәтү. Туган илебезгә лаеклы кеше булып үсәргә теләк уяту, патриотик тәрбия бирү. Дидактик уен аша фикерләү, иҗат итү сәләтләрен үстерү.
footer logo © Образ–Центр, 2020. 12+